Социаль контракт кысаларында дәүләт ярдәме алуга гаризаларын ведомствоара комиссия хуплаган мамадышлылар аз керемлеләр статусыннан якын арада үзмәшгульлеккә күчә алачак

2022 елның 1 апреле, җомга

Социаль контракт кысаларында дәүләт ярдәме алуга гаризаларын ведомствоара комиссия хуплаган мамадышлылар   аз керемлеләр статусыннан якын арада үзмәшгульлеккә күчә алачак.

Район муниципалитеты бинасында бүген түләү һәм хисап алу тәртибе буенча фикер алышу өчен очраштылар.

Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган, үзләре өчен эшләү теләге белән янган районыбыз халкы 130 һәм 150шәр мең сум акча алачак. Аларның һәркайсы кирәкле документларны җыеп тапшырган, грамоталы бизнес-план төзегән, кыскасы, үз ниятләренең җитдилеген рәсми рәвештә раслаган инде. Гариза бирүчеләр арасында чәчтараш эше, косметология белән шөгыльләнергә, төзелеш хезмәтләре күрсәтергә, аяк киемнәрен ремонтларга ниятләгән мамадышлылар бар.

Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре аңлатуынча, әлеге дәүләт ярдәменнән эшләүче гражданнар да, хәтта пенсионерлар да файдалана ала.Бары тик  аз керемле статусына ия булу мөһим аннары  т документлар җыярга, бизнес план төзергә генә кирәк

Ел дәвамында социаль контракт 51 мамадышлының тормышын яхшы якка  үзгәртә алачак дип көтелә. Программа турында тулырак мәгълүматны Мамадыш шәһәре, Совет урамы, 10 нчы  йорт адресы буенча яки 3-19-69, 3-13-86 тел. буенча белешергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International