Мамадыш районы эшкуарлары һәм үзмәшгульләре популяр маркетплейсларда бизнес алып бару үзенчәлекләренә багышланган семинар-киңәшмәгә чакырыла.

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Мамадыш районы эшкуарлары һәм үзмәшгульләре популяр маркетплейсларда бизнес алып бару үзенчәлекләренә багышланган семинар-киңәшмәгә чакырыла. Җирле товар һәм хезмәт күрсәтүчеләргә сату каналларын киңәйтергә ярдәм итү инициативасы белән район башлыгы Анатолий Иванов чыкты.

Беркая да барып йөререгә туры килмәячәк-Татарстан Икътисад министрлыгы, республика эшкуарларының хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, Дәүләт заказлары агентлыгы, KazanExpress сәүдә мәйданчыгы вәкилләре Мамадышка үзләре киләчәк. Җирле бизнес-берләшмәләреннән 150дән артык кеше яшьләр үзәгенең бер залында  электрон сәүдәне ничек башларга кирәклеге  турында сөйләшәчәкләр. Семинар 7 апрельдә 10.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International