Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

2022 елның 1 апреле, җомга

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 1 апрелендә көннең беренче яртысында, һәм 2 апрельдә төнлә һәм көндез урыны белән томан көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк .

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 2 апрелендә төнлә һәм көндез урыны белән кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге көчле явым-төшем  көтелә. Юлларда бозлавык. Кар боткасы, аерым районнарда кар көртләре булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International