Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һава шартларының сизелерлек начарлануы турында Доклад-консультация

2022 елның 1-3 апреле

2022 елның 1-3 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыш циклонының актив атмосфера фронтлары йогынтысында һава шартларының сизелерлек начарлануы көтелә.

1 апрельдә, җомга көнне, 2 апрельдә, шимбә көнне  юеш кар, көньяк районнарда яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык һәм томан көтелә. Күз күреме начарлану белән томан көтелә.

Температура төнлә -4..+3°, көндез 1 апрель 0..+5°, 2 апрельдә температура +2 градуска кадәр күтәреләчәк..+7°, көньякта +11°.

Юлларда бозлавык, кар боткасы, урыны белән кар көртләре хасил булырга мөмкин.

Якшәмбе, 3 апрельдә, яңгыр рәвешендә явым – төшем булачак. Шулай ук урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе фаразлана..Температура +5°, көндез +8 кадәр күтәреләчәк., урыны белән +13° булырга мөмкин.

Һава торышының начараюы атмосфера басымы сизелерлек кимүгә бәйле булачак.

1-3 апрельдә явым-төшемнәр саны айлык нормага якынлашырга мөмкин.

Киләсе атна башында республикада шулай ук явым-төшемнәр сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International