Акциянең девизы - "Без бергә сәламәтлек артыннан атлыйбыз!". Акцияне оештыручылар - "Милләт сәламәтлеге лигасы" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы , муниципаль берәмлекләрнең Гомумроссия конгрессы һәм Россия Спорт министрлыгы ярдәмендә территориаль иҗтимагый үзидарә ассоциациясе.
2022 елның 31 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән төнлә һәм иртән томан; көндез бозлавык, төнлә һәм көндез юлларда бозлавык булыр дип көтелә.
2022 елның 31 мартында КУЭ субъектларының 223-ФЗ номерлы Федераль Закон буенча аерым төр юридик затларның сатып алуларда катнашуына багышланган онлайн-семинар узачак.
Районда терлек үрчетү белән күпләр шөгыльләнергә тели, халыкка ярдәм күрсәтергә, шул исәптән мәгълүмати яктан да хупларга кирәк, диде А.П. Иванов. Кош- корт алырга еракка барырга кирәк түгел, чөнки үзебезнең районыбызның берничә эшмәкәре кош- корт үрчетү белән шөгыльләнә. Бу инде вакытны һәм акчаны янга калдырырга да мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 30 мартында төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы буран, көчәйгәндә 15 метрга кадәр көчле җил, юлларда көчле бозлавык. Сак булыгыз!
Мамадышта авыл эшкуарлыгын һәм кулланучылар кооперациясен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрергә әзерләнәләр.
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык республика яшьләр фестиваленә югары бәя бирде. Аның әйтүенчә, фестиваль хәрәкәте – ул республиканың зур байлыгы.
Район башлыгы социаль әһәмияттәге объектларда төзелеш һәм ремонт эшләренең барышын бәяләде. Анатолий Иванов тыгыз эш графигыннан бер көнне шәһәр һәм авыл җирлекләрендә мәйданчыкларны карап чыгуга багышлады.
Мамадыш шәһәренең «Көньяк» микрорайонында урнашкан 4-нче номерлы шәһәр мәктәбеннән ерак түгел булачак футбол манежы территориясе менә шулай күренә. Кичә биредә җир эшләре башланды. Исегезгә төшерәбез, 2022 ел дәвамында ябык спорт объектлары Татарстанның алты шәһәрендә барлыкка киләчәк. Без агымдагы ел ахырында ук файдалануга тапшырылырга тиеш. Сүз уңаенда, хәзер үк футболчылар һәм әлеге спорт төрен яратучылар туры килә торган исем эзлиләр.
Мамадыш районы мәгариф оешмалары футбол һәм волейбол уеннары өчен 200 дән артык яңа туп алды. Мәктәп спорт залларының инвентарьларын 2019 елда муниципаль хезмәткәрләрнең республика Спартакиадасында районның көмеш җиңүе нәтиҗәсендә яңарта алдык. Исегезгә төшерәбез, ярышлар 9 дисциплина буенча уза, спортчыларның уңышлы чыгыш ясавы Татарстан казнасыннан финанс ярдәмен гарантияли. Акча спорт өлкәсендәге бурычларны хәл итү өчен генә файдаланылырга мөмкин.