15 яшьлек Аяз Һадиуллин «Яшь профессионаллар» -2022 (Worldskills Russia) X Илкүләм чемпионаты финалының сайлап алу ярышларында катнашучыларга көндәш булачак. 11 апрельдә «Квантум» балалар техник иҗат үзәгенең иң талантлы укучыларның берсе Аяз Һадиуллин укытучысы Радик Гурьев белән Татарстанны «Лазер технологияләре» компетенциясендә тәкъдим итү өчен Мәскәүгә юл тотачак.
Аяз 2 нче лицейда укый, ул үзенең абыйсының тәҗрибәсен кабатлый. Абыйсы да үз вакытында лазер технологияләре белән мавыккан, ә бүген Казан милли тикшеренү технология университетында белем алуын дәвам итә.
Бу Россиянең әлеге өлкәдә иң көчле укучылар җыела торган ярыш, Аязга җиңел булмаячак. Ләкин ул бик тырыш егет, барысын да булдыра, ди “Квантум” җитәкчесе А. Ефимов.
Якташыбызга уңышлар телибез!