Өлкән буын гражданнары арасында финанс грамоталылыгы буенча республика олимпиадасы

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге һәм «Россия пенсионерлары берлеге» төбәк бүлеге Россия Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе катнашында өлкән буын гражданнары арасында финанс грамоталылыгы буенча республика олимпиадасын үткәрү турында хәбәр итә.

Республика олимпиадасы онлайн-форматта 2022 елның 26 апрелендә 08:00 дән 20:00 гә кадәр үткәрелә.

Олимпиадада 55 һәм 60 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм ир-атлар, шул исәптән университетта өстәмә белем бирү программалары («Финанс грамоталылыгы нигезләре», «Икътисад һәм хокук», «Хокукый грамоталылык нигезләре», «Сбербанк – өлкән буынга», «Цифрлы финанс грамоталылыгы») буенча Өченче буын университетында белем алган һәм үзлектән белем  алу формасында программаларны үзләштергән затлар катнаша ала.

Республика олимпиадасын үткәрү турында нигезләмә, шулай ук онлайн-форматка кушылу буенча инструкция белән тулырак русча вариантта  танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International