Иң арзан икмәк - Мамадышта пешерелә торган бодай икмәге

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Икмәк җитештерүчеләр арасында, продукциягә бәяләрне тоткарларга ярдәм итү өчен, 2,5 млрд. сум күләмендә акча бүленгән. РФ вице-премьеры сүзләренә караганда, акчалар төбәкләргә җибәрелгән инде.

Татарстанда бер атна эчендә бодай икмәгенә бәяләр артты.

Икмәк пешерү сәнәгатендәге вәзгыять буенча киңәшмәдә вице-премьер Виктория Абрамченко хәбәр иткәнчә, төбәкләргә федераль бюджеттан финанслау лимитлары тулысынча җиткерелгән, алар җитештерүчеләргә икмәк бәяләрен арттырмыйча торырга ярдәм итәчәк. Аның сүзләренә караганда, предприятиеләр моны якын арада эшли алачак.

10 март көнне РФ премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган карар нигезендә, Татарстанга да 70,6 млн сум акча бүлеп бирелгән.

"Икмәккә бәяләрне тотрыклыландыру өчен хөкүмәт федераль бюджеттан 2,5 млрд сум бүлеп биргән инде, акчалар төбәкләргә җибәрелде. Бу икмәккә бәяләрне арттыруга мораторий механизмын эшләтеп җибәрергә мөмкинлек бирәчәк. Федераль һәм төбәк субсидияләре ярдәмендә җитештерүчеләр бәяне 2022 елның башы яки уртасы дәрәҗәсендә терки һәм ел азагына кадәр бәяләрне арттырмый кала алачак",-дип хәбәр итә  Россия Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.

Ул региональ хакимиятләрне предприятиеләргә субсидияләр бүлеп бирү һәм аларның чыгымнарын каплау өчен оператив рәвештә норматив актлар әзерләргә чакырды.

 

Субсидия күләме буенча Мәскәү өлкәсе (94 млн сум), Түбән Новгород өлкәсе (89 млн), Краснодар крае (88 млн), Свердловск өлкәсе (79 млн), Киров өлкәсе (75 млн), Чиләбе өлкәсе (69 млн), Пермь крае (66 млн), Башкортостан (63 млн), Тверь өлкәсе (56 млн сум) һәм Красноярск крае (54 млн сум) алда бара.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда, 24 мартка кара арыш һәм арыш-бодай икмәгенә бәяләр, узган атна белән чагыштырганда, 0,19% ка кимегән. Республика буенча уртача бәя 57,22 сум тәшкил итә, иң түбән бәя (40,38 сум) Ютазы муниципаль районында теркәлгән, иң югары бәя (71,07 сум) Мөслим районында.

Шул ук вакытта бодай икмәге һәм мондый оннан күмәч эшләнмәләренең бәясе 1,53% ка арткан. Иң түбән бәя (51,03 сум) Мамадыш муниципаль районында теркәлгән, иң югары бәя (106,63 сум) – Казанда.

24 февральдә Казанга РФ Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут килде. Аның сүзләренә караганда, җитештерүчеләр 1 килограммга 2,5 сум  акча алачак.

"Бездә икмәккә куллану бәяләре арту тенденциясе күзәтелә башлады. Безнең икмәк пешерүчеләребезгә ярдәм итү, аларга эшчәнлекләрендә уңайлылыкның билгеле бер дәрәҗәсен булдыру һәм шул ук вакытта икмәккә бәяләрне стабильләштерү өчен, без узган елгы ярдәм чарасын кабатларбыз Һәм бер килограмм икмәккә субсидияләр бирәчәкбез. Узган ел без 1 килограммга 2 сум түләдек, быел-2,5 сум, дип билгеләп үтте ул үзенең чыгышында.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International