Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге комиссиясенең илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча киңәйтелгән утырышы узды, аның барышында «Татарстан-2021»Республика фотоконкурсына йомгак ясалды. «Бердәм Россия» партиясенең республика бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиңүчеләр һәм лауреатларга бүләкләр тапшырды.
«Без әлеге бәйгегә беренче тапкыр шундый киң колач белән нәтиҗәләр ясыйбыз. Илкүләм проектлар – республикабызның барлык территорияләре һәм тулаем алганда илебез актив катнаша торган программалар. Фотобәйгеләр аша без ишегалларының ничек төзекләндерелүен, мәдәният, спорт объектлары төзелүен күрсәтәбез, территорияләрне тәртипкә китерәбез», - дип искәртте Мөхәммәтшин.
Аның сүзләренчә, конкурска республика шәһәр-авылларыннан берничә мең фото килгән. Бу Татарстанның һәрдаим үсештә булуы турында сөйли.
2021 елда республика фотоконкурсына барлык муниципаль берәмлекләрдән һәм республика министрлыкларыннан 2,5 меңнән артык эш керде. Зур шәһәр һәм муниципалитетлардан гына түгел, авыллардан да вәкилләр актив катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, бу Татарстанның зур иҗади процесста булуын күрсәтә.
- Җиңүчеләрне билгеләгәндә без муниципаль районның илкүләм проектларда катнашуының географиясенә, активлыгына, фотографияләрнең эстетикасына күз салдык. Сүз дә юк, балалы гаиләләрнең катнашуы хуплана, чөнки алар барысы да бергә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда үзләрен табалар икән, бу алар өчен дә, бөтен ил өчен дә мөһим, – дип белдерде Татьяна Ларионова.
«Кунакка чакырабыз» номинациясендә Мамадыш районыннан Зариповлар гаиләсе иң яхшы дип табылды, алар үз фермаларында сыер савучы кызларының фотосурәтен тәкъдим иттеләр. Зариповлар гаиләсендә биш бала тәрбияләнә, өлкәннәр «кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектында катнашалар.
Бүләкләү тантанасы алдыннан Татьяна Ларионова конкурста актив катнашкан өчен район башлыгы Анатолий Ивановка рәхмәт белдерде.