Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында Мамадышта махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен бүләкләү тантанасы булды. Чарага социаль координатор озатуында хәрби хезмәткәрләрнең туганнары чакырылды.
Татарстаннның почта бүлекләре Республика көне уңаеннан эш графикларын үзгәртә. 30август - ял көне, 29 августта эш көне бер сәгатькә кыскара.
Татарстан Республикасы үзмәшгульләре «кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында маркетплейска чыгу буенча түләүсез хезмәт күрсәтүгә гариза бирә алалар. Сайлап алу өчен Россиянең иң эре биш мәйданчыгы тәкъдим ителгән.
Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, әлеге исемлеккә 196 бакчачылык ширкәте кертелгән. Тулы исемлек белән ведомство сайтында документлар бүлегендә танышырга мөмкин.
Татарстан буенча СФР бүлеге республика халкының барлык иминият пенсияләрен индексацияләячәк. Эшләүче пенсионерларга пенсияләрне индексацияләү турындагы Закон 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк, әмма турыдан – туры индексация үзе бер айга соңрак-2025 елның 1 февраленнән, һәм алга таба ел саен булачак. Эшләмәүче пенсионерларныкы кебек үк.
Багажны почта аша җибәрү-мондый ысулны ялга барганда Татарстанда яшәүчеләрнең саны торган саен күбрәк сайлый. Үзең белән самолетка кул йөгенә алырга ярамаган әйберләрне ял итү урынына посылка белән җибәрү яки артык шәхси әйберләрне өйгә кайтарып җибәрү бик уңайлы.
Граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты 2024 елның 20 августында Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен алуга документлар кабул итә башлау турында хәбәр итә.
Татарстанлыларга күпфатирлы йортларда гомуми милекне теркәү өчен дәүләт пошлинасын түләргә кирәкми.Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, 2024 елның июленнән күпфатирлы йортта гомуми милек хокукындагы өлешне дәүләт теркәвенә алган өчен дәүләт пошлинасы гамәлдән чыгарылган.
Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге төбәктә яшәүче 5000 кешегә инвалидлык буенча иминият һәм социаль пенсияләр билгеләде. Түләүләр проактив форматта рәсмиләштерелгән: гражданнарга гариза бирергә һәм раслаучы документларны тапшырырга кирәк булмаган.
26 августтан 29 августка кадәр «Мой бизнес» үзәге социаль ракт алучылар өчен онлайн-укыту уздырачак. Социаль ракт нигезендә дәүләт ярдәме алу өчен белем бирү программасы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты ярдәмендә бушлай уза.