ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2024 ел
чәршәмбе

Чит илгә посылка җибәрүче Татарстан эшмәкәрләренә Россия почтасы хезмәтләрен алу мөмкинлеге булды. Россия почтасы аша Армения, Казахстан, Молдова, Беларусь илләренә посылка җибәрергә була. Посылканы почтадан алганда сатып алучы түләп ала.


20
август, 2024 ел
сишәмбе

Лаеш районында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең традицион республика август киңәшмәсе узды. Чарада Татарстанның югары җитәкчелеге, муниципалитетлар башлыклары, мәктәп директорлары һәм педагоглар катнашты.

2024 елның 21 августында безне нииди һава торышы көтә?

Росреестр һәм Татарстан Республикасы буенча Роскадастр экспертлары бакчачылык ширкәтләрен бушлай газлаштыру дәүләт программасында катнашу мәсьәләләре буенча кайнар линия барышында килгән гражданнарның сорауларына җаваплар бирделәр. Кайберләрен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез. Башка актуаль мәсьәләләр һәм ачык җаваплар белән биредә һәм тагын да тулырак русча вариантта  танышырга мөмкин.


19
август, 2024 ел
дүшәмбе

Мамадыш районынның Беренчеләр хәрәкәте  Мамадыш районы матбугат хезмәте белән берлектә ТР Мамадыш муниципаль районы Донбасс мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары өчен гуманитар ярдәм җыю турында игълан иттеләр.

 


16
август, 2024 ел
җомга

Татарстан Росреестры мәгълүматларына караганда, агымдагы елның июлендә торак урыннарга карата сату-алу шартнамәләре нигезендә 5 815 хокук күчү теркәлгән. Июньдә бу күрсәткеч 5 050 иде. Шул рәвешле, күчемсез милекнең икенчел базарында ихтыяҗ 15% ка арткан.

2024 елның 29 августында 11:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.

2024 ел башыннан республикада яшәүче 680 кеше наймны субсидияләү программасы буенча эшкә урнаштырылды. Аларны республиканың 12 оешмасы эшкә алды. Россия Социаль фонды бүлеге эшкә урнаштырылган һәр хезмәткәргә хезмәт хакы һәм иминият кертемнәре буенча чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүче субсидия бирде.


15
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны Сәвия Нургаяз кызы Вәлиәхмәтова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Үзәк мәчет каршындагы «Тынгысыз йөрәкләр» гуманитар үзәгендә Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен чираттагы ярдәм  җибәрүгә әзерләнәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International