Татарстан Республикасы буенча Мамадыш районы бүлекчәсенең җитәкчесе, эчке хезмәт подполковнигы Райнур Исмәгыйлев җитәкчелегендәге суд приставлары якташыбызга матди ярдәм күрсәттеләр. Ул күптән түгел генә контрактка кул куйды һәм Ватанны сакларга махсус хәрби операция уздыру зонасына китә.
Чын күңелдән аңа уңышлар, батырлык, тизрәк җиңү белән исән – сау әйләнеп кайтуын телибез!