Бүген Мамадыш муниципаль районының ЗАГС бүлегендә яшь гражданнарга тантаналы шартларда паспортлар тапшырдылар.

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

       Бүген Мамадыш муниципаль районының ЗАГС бүлегендә яшь гражданнарга тантаналы шартларда  паспортлар тапшырдылар.

        Тантанада шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 14 яшькә җиткән 14 укучы катнашты.

         Мамадыш шәһәре башлыгы урынбасары Олег Рылов балаларны сәламләде һәм Россия Федерациясе гражданинының беренче документын алулары белән котлады. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ләйсән Дульмиева яшүсмерләргә паспорт белән барлыкка килә торган яңа хокуклар, бурычлар һәм җаваплылык турында искә төшереп, үгет-нәсыйхәт сүзе белән мөрәҗәгать итте.

         Балалар  тантаналы ант бирделәр. Шулай ук махсус хәрби операция уздыру зонасында булган солдатларга хатлар яздылар.

         Чара «Гаилә» милли проекты кысаларында  һәм үсеп килүче буында гражданлык җаваплылыгы һәм патриотизм тәрбияләү максатларында үткәрелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International