Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлары берләшмәсе белән берлектә хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча халык өчен телефон "кайнар линиясе" эшлиячәк

2026 елның 25 феврале, чәршәмбе

       

         2026 елның 26 февралендә хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линиясе» эшләячәк.

«Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә түбәндәгеләр буенча  шалтыратып белешергә  мөмкин:  - - хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын бозу турында;

- чакырылыш тәртибен бозу турында;

- социаль һәм хокукый ярдәм алу кирәклеге турында;

- түләүләр һәм ташламалар белән бәйле проблемалар турында;

- медицина белән тәэмин итү һәм реабилитация мәсьәләләре турында;

- хәрбиләрнең хокукларын яклау белән бәйле башка мәсьәләләр дә.

       «Кайнар линия» телефоннары: шалтыратулар өчен (843) 236-00-71, мессенджерга хәбәр язу өчен max +7 965 593-86-64.  

Консультация вакыты: 10.00 дән 14.00 гә кадәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International