Мамадышта рус шашкасы буенча II Республика турниры узды.
Ул икенче ел рәттән РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов патронажы астында уздырыла. Чарада Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин катнашты.
Ярышларга республиканың төрле районнарыннан, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгәннәр һәм махсус хәрби операция ветераннары җыелды. Быел җиңүче исеме өчен 12 команда көрәште. Оештыручылар сүзләренчә, рус шашкасы-интеллектуаль спорт кына түгел, ә реабилитация һәм социализацияләүнең нәтиҗәле формасы да.
Бу турнир традициягә әйләнер дип планлаштырыла.