ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

"Хезмәт итү"  ("Служение") марафоны кысаларында без көндәлек эшләре үз эшенә тугрылык һәм кече Ватанга мәхәббәт үрнәге булган кешеләр турында сөйлибез.

          Хөрмәтле мамадышлылар!

 Һава җылыну һәм температураның кискен үзгәрешләре вакытында бина түбәләреннән кар төшү һәм юлларда бозлавык куркынычы арта. Түбәдән кар  көтмәгәндә кинәт төшә һәм җитди җәрәхәтләр ясарга  һәм милеккә зыян китерергә мөмкин.

        Йөклелек һәм бала табу буенча стандарт дәвамлылыгы 140 көн тәшкил иткән ял буенча  пособиенең максималь күләме 955 836,00 сум тәшкил итә. Шул ук  дәвамлылыктагы ял өчен, йөклелек һәм бала табу буенча ялга чыкканда тулы ставкага эшләгән очракта, пособиенең минималь күләме 124 702,20 сумга тигез.

 Мамадышның "Вятка" тау чаңгысы комплексында Республика беренчелеге һәм ТР Рәисе Кубогына узачак ярышлар кышкы спорт төрләрен яратучыларны Мамадышка җәлеп итәчәк.

Ел саен февральдә Россиядә мөһим бәйрәм — «Кулланучылар хокукларын яклау турында» закон кабул итү көнен билгеләп үтәләр. Бу документ 1992 елның 07 февралендә үз көченә керде, ул товарлар һәм хезмәт  алучыларны һәм кулланучыларны хокукый яклау тарихында яңа бит ачты.


25
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлары берләшмәсе белән берлектә хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча халык өчен телефон "кайнар линиясе" эшлиячәк.

Кичә Мамадыш шәһәренең ак. К.А.Вәлиев исемендәге 2 нче лицей укытучысы Зәлия Мөдәрис кызы Гыймазованың  «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының республика этабы финалына чыгуы билгеле булды. Март аенда  республиканың иң абруйлы педагогик ярышында үзенең тәҗрибәсен һәм осталыгын тәкъдим итәргә туры киләчәк аңа.


24
февраль, 2026 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Мамадыш районы бүлекчәсенең җитәкчесе, эчке хезмәт подполковнигы Райнур Исмәгыйлев җитәкчелегендәге суд приставлары якташыбызга матди ярдәм күрсәттеләр.

Ул икенче ел рәттән РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов патронажы астында уздырыла. Чарада Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International