Район Башлыгының Ватанны саклаучылар көне белән котлавы

2026 елның 23 феврале, дүшәмбе

Хөрмәтле мамадышлылар, Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

         Быел без бәйрәмне хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында билгеләп үтәбез. Йөзләрчә якташларыбыз бу котлауларны  окопларда һәм блиндажларда  кабул итә. Өйдән килгән изге теләкләр аларга көч өстәсен!

         Батырлык, патриотлык, рух көче һәм фидакарьлек – Россия гаскәренең мәңгелек символлары. Хәрби Батырлык һәрвакыт төп ир-ат сыйфатларының берсе булды һәм шулай булып калачак.

       23 февральдә без илебезне легендар тарихы дәвамында саклаган һәм бүген Ватанга тугры хезмәт итү белән Россиянең оборона сәләтен, иминлеген, куәтен һәм көчен тәэмин итүчеләрне хөрмәтлибез! Ватаныбызны саклаучыларга чын күңелдән иминлек, сәламәтлек, бәхет һәм тыныч күк йөзе телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International