ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2025 ел
җомга

Мамадыш районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә быел туган 30 баланы теркәгән -  бу сан узган ел белән чагыштырганда 16 га күбрәк.  Исегезгә төшерәбез,  ел башында район башлыгы Вадим Никитин  яңа муниципаль инициатива кабул итү турындагы карарны раслаган иде - муниципалитет балалар туу һәм аларны җирле бүлектә теркәү өчен бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү билгеләде - МХО да катнашучылар гаиләсендә  туган һәр балага 20 мең, районда  яшәүче  башка гаиләләрдәгеләрә -  10 мең сум. Быел  туган сабыйлар арасында малайлар күбрәк - 20, кызлар -10 . Иң популяр ир - ат исеме - Азамат, хатын-кыз исеме-Рузилә. Исегезгә төшерәбез, быел Россиядә тагын бер илкүләм "Гаилә" проекты эшли башлады. Аның кысаларында формалаштырылган бурычларны үтәүче яңа муниципаль инициативаны хәтта бала табарга җыенмаучылар да бәяләде. Монда кайгырту турында сүз бара! Ә яшь гаиләләр, күп балалы ата - аналарга акча һәрвакыт кирәк, аның күпме булуы мөһим түгел - бу аларга карата булган  игътибарны күрсәтә, - дип үз фикерләрен белдерделәр өлкән буын вәкилләре.


27
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

        Быелдан башлап сертификат хуҗалары ана капиталы акчасын йорт (йорт яки блокланган төзелеш йорты өлешләре) сатып алуга  алыначак торакның яшәү өчен яраклы дип танылуы һәм торак бинага куела торган таләпләргә туры килүе турында бәяләмә булган очракта гына файдалана алалар. Мондый документны  составында  торак инспекциясе, Роспотребнадзор һәм башка ведомстволар вәкилләре кергән ведомствоара комиссияләр бирә. Аларның бурычлары - бинаның тиешле таләпләргә һәм нормаларга туры килүен бәяләү. Төзелеш корылмаларының техник торышы, гадәттән тыш хәл килеп туган очракта эвакуация мөмкинлекләре һәм башка характеристикалары  бәяләнә.


26
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Район башлыгы Вадим Никитин гражданнарны кабул итте. Бу юлы очрашуга МХО катнашучылар да  килгән иде. Алар күпчелекне тәшкил иттте.

Мамадышның яшь теннисчылары муниципаль хезмәткәрләргә яңа экипировка һәм спорт инвентарьлары өчен рәхмәт белдерделәр. Кичә балаларга  ракеткалар, туплар, футболкалар һәм шортлар тапшырдылар. Исегезгә төшерәбез, 2023 елда муниципаль хезмәткәрләр арасында республика Спартакиадасы нәтиҗәләре буенча безнең район 2 гомумкоманда урынын алган иде, моның өчен Татарстанның спорт министрлыгы муниципалитетка 1,5 млн.сумлык сертификатка спорт инвентарен сайлап алу мөмкинлеген бирде - приз акчалата бирелми.


25
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә җир кишәрлекләре хуҗаларына яңалыклар хәбәр итү буенча кайнар линиягә йомгак ясалды.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 1 мартыннан 307-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керә, ул җир кишәрлекләрен үзләштерүнең яңа кагыйдәләрен билгели.

 


24
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

Мамадышта Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов патронажы астында рус шашкасы буенча турнир узды. Ул Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелде. Ярышларда физик мөмкинлекләре  чикле гражданнар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан затлар һәм төрле сугышларда катнашкан ветеранннар көч сынашты.

  Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов  «Идел-Урал» инвалид-спортчылар Хәйрия фонды рәисе Ракит Абделмәнов белән әңгәмәдән соң мондый турнир уздыру кирәклеге турында  фикергә килде. Турнир  көчле уенчыларны гына ачыклау өчен түгел, ә бәлки хәрбиләр арасындагы дуслыкны ныгыту, ветеранннарга ярдәм күрсәтү, авыр тормыш сынаулары аша узганнарны тыныч тормыш шартларына социаль адаптацияләү максатында үткәрелде.

«Челтәр компаниясе» нең Мамадыш филиалы белгечләренең  бер бригадасы шәһәр халкын утсыз калдырмас  өчен югары көчәнешле ток астында эшлиячәк. Хезмәткәрләр югары көчәнешле ток астында эшләү буенча укыдылар, хезер кулланучыларга авырлыклар китермичә генә электр линияләрендә эшли алачаклар.Былтыр 0,4 кв астында эшләсәләр, быел инде 10кв астында да эшли алачаклар.

        Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 2024 елда төбәк халкына 550 меңнән артык электрон хезмәткә яраксызлык кәгазе буенча пособие түләгән.Вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособиеләр түләүгә барлыгы 15 миллиард сум акча җибәрелгән.

Дача сезоны алдыннан Татарстан Республикасы почта бүлекчәләренә яшелчә һәм чәчәк культуралары орлыклары, орлык суганы, ашламалар һәм үсемлекләрне корткычлардан яклау чаралары кайтарылды. Почтада бакча  эшләренә әзерләнергә ярдәм итәчәк 400  якын орлык төре  бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International