Мамадышта Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов патронажы астында рус шашкасы буенча турнир узды. Ул Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткәрелде. Ярышларда физик мөмкинлекләре чикле гражданнар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан затлар һәм төрле сугышларда катнашкан ветеранннар көч сынашты.
Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов «Идел-Урал» инвалид-спортчылар Хәйрия фонды рәисе Ракит Абделмәнов белән әңгәмәдән соң мондый турнир уздыру кирәклеге турында фикергә килде. Турнир көчле уенчыларны гына ачыклау өчен түгел, ә бәлки хәрбиләр арасындагы дуслыкны ныгыту, ветеранннарга ярдәм күрсәтү, авыр тормыш сынаулары аша узганнарны тыныч тормыш шартларына социаль адаптацияләү максатында үткәрелде.
Спорт, шул исәптән абстракт-уен спорт төрләре, Ватанны чын саклаучы тәрбияләүнең мөһим өлеше диде А.П. Иванов. Рус шашкасы-ул уен гына түгел,ә аналитик фикерләү, стратегик исәпләү һәм рух көче күнегүләре. Турнирда катнашучылар бер-берсе белән ярышып кына калмадылар, үзләренең авыруларын җиңделәр, ихтыярларын ныгыттылар һәм характерларын чыныктырдылар. Чара дусларча төшке аш белән тәмамланды, анда Ватанны саклаучыларга һәм патриотик инициативаларны хуплаучыларга рәхмәт сүзләре әйтелде.