«Челтәр компаниясе» нең Мамадыш филиалы белгечләренең бер бригадасы шәһәр халкын утсыз калдырмас өчен югары көчәнешле ток астында эшлиячәк. Хезмәткәрләр югары көчәнешле ток астында эшләү буенча укыдылар, хезер кулланучыларга авырлыклар китермичә генә электр линияләрендә эшли алачаклар.Былтыр 0,4 кв астында эшләсәләр, быел инде 10кв астында да эшли алачаклар.
Бүген безнең пресса хезмәте электр линияләрендәге электрны сүндермичә генә агач ботакларын кискәннәрен күзәттеләр. Нәкъ менә электр линияләренә кар ябышу, көчле җил вакытында агач ботаклары сынып төшү ут сүнү өчен сәбәп булып торалар. Шулай ук мондый бригада токны сүндермичә генә зарарланган урыннарны төзәтә ала.