«Минем бизнес " үзәге махсус хәрби операция ветераннарын һәм аларның гаилә әгъзаларын эшмәкәрлеккә өйрәтү программасында катнашырга чакыра

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе

Укыту программасы бизнес белән идарә итү компетенцияләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.

Укытуны практик эшмәкәрләр түбәндәге темаларга уздырачак:

Бизнес идеясын ничек сайларга?

Бизнес башлар өчен акчаны каян алырга?Дәүләттән нинди ярдәм чаралары каралган?

ШЭ яисә ҖЧҖ не ничек ачарга? Салым түләү турында нәрсәләр белергә кирәк?

 Хезмәтне яки товарны ничек сатарга/күрсәтергә?

Сайтны ничек ясарга?

 Клиентлар белән эшләү серләре

Бизнеска хезмәткәрләрне ничек җәлеп итәргә?

Укулар 2025 елның 15-16 мартында  Казан шәһәре, Ямашев пр., 1нче йорт, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасы филиалы адресы буенча узачак.

Уку программасына гаризаны түбәндәге сайтта бирергә мөмкин: https://svobizness.ru/

Программа "нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад" илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла Телеграмда мөһим булган "мой бизнес | Республика Татарстан" каналын күзәтегез .https://t.me/dom_pred_fpp_rt), шулай ук безне «Дзен» да укыгыз (https://dzen.ru/dom_pred)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International