Район башлыгы Вадим Никитин гражданнарны кабул итте

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе

Район башлыгы Вадим Никитин гражданнарны кабул итте. Бу юлы очрашуга МХО катнашучылар да  килгән иде. Алар күпчелекне тәшкил иттте.

Сораулар арасында иң популяры - торак мәсьәләсе. Аны оператив рәвештә «социаль ипотека» программасы ярдәмендә хәл итәргә мөмкин - быел аның буенча Мамадышта Ленин урамындагы күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылачак. Тагын бер торак объектны Ш.Маннур урамында төзергә планлаштыралар. Район башлыгы вәгъдә итмәде, ә муниципалитет шул ук исемдәге дәүләт программасы буенча төзелгән аренда торагы белән дә закондагыча гына эш итә алулары  турында ачыктан-ачык сөйләде.

- Районда эшкә урнашырга кирәк, безнең Дәүләт торак фондын финанслауда катнашучы квоталары булган предприятиеләребез бар, - диде Вадим Никитин.

Ярдәмгә мохтаҗ булганнарга район башлыгы кушуы буенча матди ярдәм күрсәтеләчәк. Кайбер башка мәсьәләләрне хәл итү өчен детальләрне ачыклап бетеререгә кирәк. Мондый йөкләмәне Вадим Никитин Фоминнар гаиләсенең мөрәҗәгате буенча бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International