Татарстан Росреестры хәбәр иткәнчә, 2025 елның 1 мартыннан «төзегәнсең икән - теркә» принцибы буенча эшлиячәк федераль закон (487 – ФЗ) үз көченә керә.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре ел башыннан халык белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча актив эш башладылар. Кулланучылар өчен сәүдә нокталарында йөреп, мондый акцияләр вакытында аңлату эшләре уздыралар..
Мамадышта Беренчеләр Хәрәкәтенең "Без - Россия гражданннары!" проекты кысаларында паспортлар тантанасы узды. Әлеге чара Ватаннны саклаучылар көненә багышлап үткәрелде.
Россия гражданинының шәхесне раслаучы күптән көтелгән документы белән бергә 28 райондашыбыз Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтеннән, «Бердәм Россия» партиясеннән бүләкләр, ата-аналардан үгет-нәсихәтләр һәм район җитәкчелегеннән изге теләкләр кабул итеп алдылар. Район башлыгы Вадим Никитин исеменнән укучыларны район Советы Аппараты җитәкчесе Вәзир Фаизов котлады.
17 февральдә Дубайдагы Бөтендөнья сәүдә үзәге территориясендә 21 февральгә кадәр дәвам итәчәк «Gulfood 2025» азык-төлек сәнәгатенең 30 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә партнерлык элемтәләрен җайга салу һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен, шул исәптән «хәләл»стандартын экспортлау өчен иң нәтиҗәлеләрдән санала.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы кайнар линиясенә кулланучыдан сорау керде:
- Бүләккә алынган һәм озынлыгы буенча туры килми торган бижутериядән эшләнгән бизәнү әйберләрен кире кайтарып буламы?
23 февраль Россия Почтасының заказлар бирүче бүлекчәләреннән башка республикадагы барлык бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Бу көнне хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак.
Быелдан башлап махсус хәрби операциядә катнашып демобилизацияләнүчеләр фонд буйсынуындагы тернәкләндерү үзәкләрендә медицина тернәкләндерүе һәм шифаханә-курорт дәвалануы буенча хезмәтләрдән файдалана алалар. Татарстан Социаль фонды бүлеге дәвалануның бөтен процессы дәвамында махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәркайсына тиешле хезмәт күрсәтүне тәэмин итәчәк. Тернәкләндерүнең дәвамлылыгы -25, шифаханә-курорт дәвалануы 21 көнгә кадәр тәшкил итә. Шифаханә-курорт дәвалануын елына бер тапкыр узарга мөмкин.
Икенчел торак базары 13% тора.
Төбәк Росреестры мәгълүматлары буенча, гыйнварда Татарстанда яңа төзелешләр базарында килешүләр саны узган ел дәрәҗәсендә сакланып калган. Агымдагы елның беренче аенда республикада өлешләп төзелештә катнашу буенча 1 372 шартнамә теркәлгән, бу узган елның 1 363 шундый шартнамә теркәлгән чоры белән чагыштырырлык. Шул ук вакытта 2025 елның гыйнварында ДДУ саны 2023 елның беренче ае нәтиҗәсеннән 12,5% ка артыграк – 1 220 ДДУ.
Ветераннар һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар дәүләт һәм муниципаль өлкәдә үзләренең потенциалын тормышка ашыра алачак. Татарстан Республикасы Ватанны саклаганда иң яхшы сыйфатларын күрсәткән перспективалы җитәкчеләр формалаштыру белән кызыксына Сайтта сайлап алуда катнашу һәркем өчен ачык https://batyrlar-rt.ru
2024 елдан башлап Татарстан Республикасының 4 меңнән артык гаиләсе ана капиталы акчасының калган өлешен бер тапкыр түләү рәвешендә алу хокукыннан файдаланды. Түләүләр калган сумма 10 мең сумнан кимрәк булган гаиләләргә бирелә.