Дача сезоны алдыннан Татарстан Республикасы почта бүлекчәләренә яшелчә һәм чәчәк культуралары орлыклары, орлык суганы, ашламалар һәм үсемлекләрне корткычлардан яклау чаралары кайтарылды. Почтада бакча эшләренә әзерләнергә ярдәм итәчәк 400 якын орлык төре бар.
Гадәттә, республика халкы сезонга якынча 680 000 пакет орлык сатып ала. 2025 ел башыннна почта бүлекчәләренә килүчеләр 75 000 нән артык пакет сатып алган инде. Яшелчә культуралары: кыяр, томат, кәбестә, борыч, кишер, чөгендер һәм суганга ихтыяҗ зур. Үсентеләр чәчү сезонында җир кишәрлекләре хуҗалары орлыклар өчен якындагы почта бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәләр яки аларга хат ташучылардан заказ бирәләр. Әйтик, 2024 елда клиентлар 8 300 кг га якын орлык суганы сатып алган. Бу продукцияне илебезнең алдынгы селекция һәм орлыкчылык үзәкләре тәкъдим итә, алар тәэмин итүчеләрнең лабораторияләрендә һәм Россельхознадзорда сайлап алу һәм сыйфат контроле узган. Почта бүлекчәләрендә бакча инвентаре, инструментлар, су сибү өчен кирәкле башка төрле товарларга да заказ бирергә була.