Мамадыш районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә быел туган 30 баланы теркәгән - бу сан узган ел белән чагыштырганда 16 га күбрәк. Исегезгә төшерәбез, ел башында район башлыгы Вадим Никитин яңа муниципаль инициатива кабул итү турындагы карарны раслаган иде - муниципалитет балалар туу һәм аларны җирле бүлектә теркәү өчен бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү билгеләде - МХО да катнашучылар гаиләсендә туган һәр балага 20 мең, районда яшәүче башка гаиләләрдәгеләрә - 10 мең сум. Быел туган сабыйлар арасында малайлар күбрәк - 20, кызлар -10 . Иң популяр ир - ат исеме - Азамат, хатын-кыз исеме-Рузилә. Исегезгә төшерәбез, быел Россиядә тагын бер илкүләм "Гаилә" проекты эшли башлады. Аның кысаларында формалаштырылган бурычларны үтәүче яңа муниципаль инициативаны хәтта бала табарга җыенмаучылар да бәяләде. Монда кайгырту турында сүз бара! Ә яшь гаиләләр, күп балалы ата - аналарга акча һәрвакыт кирәк, аның күпме булуы мөһим түгел - бу аларга карата булган игътибарны күрсәтә, - дип үз фикерләрен белдерделәр өлкән буын вәкилләре.