Шәдче авылында татар милли көрәше (Көрәш) буенча Әфганстан Республикасында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган сугышчы-интернационалист Альберт Мирзахан улы Вәлиев истәлегенә багышланган 37 нче район турниры узды.
Ачылу тантанасы Шәдче мәдәният йорты сәхнәсендә башланды. Чарада катнашучылар һәм кунаклар өчен җирле үзешчән артистлар һәм Шәдче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары көче белән әзерләнгән театральләштерелгән тамаша күрсәтелде.
Сәламләү сүзе белән Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Артур Ефимов чыгыш ясады. Ул оештыручыларга, авыл халкына һәм кунакларга традицияләргә тугрылыклы булулары һәм турнирда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук яшь көрәшчеләргә гадел көрәш һәм лаеклы җиңүләр теләде.
Төп вакыйга Шәдче урта мәктәбе келәмендә булды, анда 2012 елда туган һәм аннан яшьрәк 64 егет иң көчле исеме өчен көрәште. Катнашучылар милли көрәш кануннарына таянып, көч, җитезлек һәм көндәшләренә хөрмәт күрсәтеп көрәштеләр.
Альберт Вәлиевне искә алырга аның сугышчан иптәшләре — Әфганстанда һәм Чечняда сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, шулай ук гаиләнең якын дуслары килгән иде.