Мамадышта Май чабу бәйрәме узды

2026 елның 21 феврале, шимбә

       Мамадышта кышны озатуга һәм язны каршылауга —  Май чабу (Масленица)  бәйрәменә багышланган бәйрәм чаралары узды.

         Бүген шәһәрнең үзәк мәйданында Мамадышлылар һәм  шәһәребез кунаклары Май чабу бәйрәменә   җыелды. Бәйрәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе белән  башланып китте.

       Аннары традицион Масленица уеннары белән халык күңел ачулары узды. Кунаклар өчен әйлән-бәйлән, җыр һәм биюләр, өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә конкурслар һәм уеннар оештырылды. Май чабу белән мамадышлыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Артур Ефимов котлады.

        Бәйрәмнең төп сыйлары — Май чабу символы булган кайнар коймак булды. Тантананың кульминациясе — Кышны озату һәм язның тиз килүен символлаштырган борынгы йола-Масленица карачкысын яндыру булды.

Бәйрәм чаралары Мамадышта гына түгел, Мамадыш районының башка торак пунктларында да узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International