Мамадыш муниципаль районында хайваннар һәм кошлар арасында йогышлы авырулар таралуны профилактикалау буенча эшлекле киңәшмә узды

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

          Мамадыш муниципаль районында хайваннар һәм кошлар арасында йогышлы авырулар таралуны профилактикалау буенча эшлекле киңәшмә узды.

          Чарада Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин, «Республика ветеринария лабораториясе» ДБУ директоры Айрат Гәрәев, Мамадыш муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ильяс Гаптрахимов, «Мамадыш районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы Зөлфәт Габдуллин, авыл җирлекләре башлыклары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

             Шулай ук терлекләрне идентификацияләү һәм язгы эпизоотиягә каршы чаралар уздыру мәсьәләләре дә каралды. Бу мөһим чаралар районның биологик иминлеген тәэмин итү өчен үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International