Авыл хуҗалыгы ярминкәсе иртән- итүк үзәк мәйданга Мамадыш халкын җыйды

2026 елның 21 феврале, шимбә

         Биредә җирле җитештерүчеләр Мамадыш районында үстерелгән һәм җитештерелгән табигый продуктларның киң ассортиментын  тәкъдим иттеләр: яшелчә һәм җиләк-җимеш, сөт продукциясе, ит, бал һәм башкалар.

          Сатып алучылар фермер товарлары белән актив кызыксындылар, аларның төрлелеген һәм югары сыйфатлы булуын билгеләп үттеләр. Ярминкә ассортиментын шулай ук Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин җитәкчелегендәге махсус комиссия бәяләде.

         Традицион ярминкәләр мамадышлылар арасында зур популярлык казанды һәм һәрчак кунакларны күпләп җыя торган урын булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International