Ата-ана хокукларын торгызу-хәзерге дәүләт гаилә сәясәтенең төп бурычларыннан берсе

2026 елның 20 феврале, җомга

Ата – ана хокукларын торгызу-хәзерге дәүләт гаилә сәясәтенең төп бурычларыннан берсе. Гаиләнең традицион төшенчәсе үз эченә ата-аналар һәм балалар арасында үзара ярдәм, хөрмәт һәм мәхәббәтне ала.

Атаның һәм ананың үз-үзен тотышы, бала өчен үрнәк булып, аның шәхесен формалаштыра һәм күп очракта киләчәк тормышын билгели. Россия Федерациясе законнары, гуманизм принципларыннан чыгып, гаиләне саклап калырга омтылып, ата-ана хокукларын югалткан затларга үз статусын кайтару мөмкинлеген күздә тота.

Ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү вакыты чикләнмәгән, әмма кире кайтарылмаслык акт булып тормый. Ата-ананың хокукларын судта кире кайтару дәгъва производствосы тәртибеннән файдаланып башкарыла. Россия Федерациясе Гаилә кодексының 72 маддәсе, әгәр ата-ана яисә аларның берсе үз тәртибен, яшәү рәвешен һәм баланы тәрбияләүгә мөнәсәбәтен үзгәрткән булса, ата-ана хокукларын кире кайтару мөмкинлеген күздә тота.

Ата – ана хокукларын торгызу башланган беренче адым-дәгъва гаризасы. Дәгъва гаризасы ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән ата-ананың үзе тарафыннан гына бирелергә мөмкин. Бу турыда бүтән беркем дә сорый алмый. Дәгъва буенча җавап бирүчеләр булып дәгъва бирелгән вакытта бала тәрбиясендә булган гражданнар яки оешмалар булырга мөмкин.

Димәк, бу категория буенча җавап бирүче буларак түбәндәгеләр чыгыш ясый ала: икенче ата-ана; опекун (яки попечитель); балигъ булмаган бала билгеләнгән дәүләт оешмасы; баланы тәрбиягә алган ата-ана.

Моннан тыш, закон чыгаручы тарафыннан мондый эшләр һәрвакыт опека һәм попечительлек органыннан вәкаләтле вәкил катнашында карала дип билгеләнгән. Дәгъваны канәгатьләндерүнең һәм ата-ананың хокукларын торгызуның төп хокукый нәтиҗәсе булып баланы элек ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән дәгъвачы-ата-анага кире кайтару тора.

Шуңа күрә ата-ана хокукларын торгызу турындагы таләп белән бер үк вакытта баланы дәгъвачыга тапшыру турында дәгъва белдерү максатка ярашлы. Тиешле таләпләр биргән ата-ананың хокукларын торгызу моменты булып судның уңай карары үз көченә кергән көн санала.

Шулай итеп, ата-ана хокукларын кире кайтару ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән ата-ана гаризасы буенча суд тәртибендә гамәлгә ашырыла. Шуны истә тотарга кирәк: ата-ана хокукларын торгызу балигъ булмаган балага карата гына рөхсәт ителә, чөнки ата-ана хокукларын торгызу турыдан-туры баланы тәрбияләүгә бәйле.

Ата-ана хокукларын кире кайтару ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү турында суд карар чыгарганнан соң 6 айдан да иртәрәк рөхсәт ителми. Ата-ана хокукларын кире кайтару 10 яшькә җиткән бала ризалыгы белән башкарылырга мөмкин. Әгәр бала уллыкка алынган һәм уллыкка алу юкка чыгарылмаган булса, ата-ана хокукларын кире кайтару рөхсәт ителми.

Ата-ана хокукларын торгызу, ата-ана хокукларын чикләүне бетерү процессында булган барлык мәсьәләләр буенча район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегенә (206 кабинет) түбәндәге адрес буенча шәхсән мөрәҗәгать итә аласыз:

Татарстан Республикасы, Мамадыш шәһәре, М.Җәлил ур., 23/33 йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International