Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин кыска вакытлы ялга килгән махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашты.
«Абрам» кушаматлы сугышчы алгы сызыктагы тормышы һәм хәзер безнең егетләргә нәрсәләрнең аеруча кирәк булуы турында сөйләде. Вадим Никитин район һәрвакыт үз геройларына ярдәм итәргә әзер, дип ышандырды. Якташыбызга хөрмәт һәм ярдәм йөзеннән гуманитар ярдәм тапшырылды.
Без барлык яклаучыларыбызның да өйләренә, җиңү белән кайтуын түземсезлек белән көтәбез!