Бөтендөнья татар конгрессының "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре Саба районына сәфәр кыла. Биредә, татар халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен, авыллардагы яшәешне өйрәнү максатыннан, “Төп нигез” исеме астында күчмә утырыш үтәчәк.
Узган якшәмбе көннәрендә җөмһүриятебезнең кайбер төбәкләрендә Сабантуйларның соңгылары узгандыр, мөгаен.
Җәй айлары – “Мамадыш балык заводы“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять өчен “кызу урак өсте“.
Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлек азыклары әзерләү бара. Әлеге җаваплы эштә “АПК “Азык-төлек программасы“ җәмгыяте механизаторы Рамил Ишмурзин да үзеннән сизелерлек өлеш кертә.
Рөстәм Гыйниятов белән Мамадышка эшкә килгәннән бирле танышмын. Моннан унбиш еллар чамасы элек “Урагай“ керәшен фольклор ансамблен оештыргач, коллективка музыкантка ихтыяҗ булмады.
Бүлтәеп йөзгән кара болытлы яңгыр ява калса, бормалы кыр юлларыннан беркем дә үтеп чыга алмаслык ерак мари авылына юл тоттык. Хәзер нибары 36 торак йорты калган “Г“ формасындагы бер урамнан әлеге нигезне тиз эзләп таптык. Лаеклы гомер кичергән, барлык мактауларга лаек бу гаилә, чыннан да, бөтен яктан тере үрнәк икән шул.
“Нурислам“ кибетеннән чыгып киләм. Каршыма ак калфаклы ике ханым очрады. Исәнләштек. “Без “Ак калфак“ оешмасыннан, синең дә безнең белән бергә районыбыз, халкыбыз өчен хезмәткә үзеңнән өлеш кертәсең килмиме?“– диде берсе һәм үзе белән таныштырды. Районыбызның “Ак калфак“ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рузалия ханым Ибраһимова икән.
Балалар арасында юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре алу бүгенге көндә үзенең актуальлеген һаман да югалтмады әле. Җәйге каникуллар башлануга, балалар катнашында һәлакәтләр бермә-бер арта.
Быел форум кысаларында беренче тапкыр бай татар мәдәниятен һәм аның лингвистик үзенчәлекләре турында сөйләшәчәкләр. Мамадыш районында җәйге төбәкара “Тартария“ белем бирү форумы узачак. Бу хакта безгә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат-хезмәте хәбәр итә.
Газетабызда инде хәбәр иткәнчә, 9нчы июль көнне Катмыш авылы янында “Ефәкле юл – 2017“ автораллиенең Татарстан этабының финишы булачак.