Балыкчы балыктан шома булсын.

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Җәй айлары – “Мамадыш балык заводы“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять өчен “кызу урак өсте“. Бүгенге көндә 49 кешедән торган 24 бригада 11 мең гектар мәйдандагы сулыкларда балык тоту белән шөгыльләнә. Алар биргән байлыкны бүген, социализм чорындагы кебек, планнан тыш арттырып тотарга ярамый. Һәр елны предприятиегә чикләү куелган. Былтыр 135 тонна балык тотканнар. Аннары 2015нче елдан Нократ һәм Чулман елгаларының билгеле бер мәйданнары аеруча саклану зоналары, дип игълан ителде. Әлеге участоклар – Татар Толлысы белән Елово һәм Вандовкадан алып Балык Бистәсерайоны чикләренә чаклы. Аларда кәсепле балык тоту тыелган, һәвәскәр балыкчылар гына яр буеннан билгеле бер арада кармак белән генә утыра алалар. Шулай булуга карамастан, җәмгыять коллективы үзләренә бирелгән квотаны ел саен үтәп килә. Бүгенге көндә билгеләнгән продукция күләменең яртысы предприятиегә кайтарып эшкәртелгән инде. Җәмгыять директоры Егор Грушев әйтүен- чә, тотылган барлык балыкның 70 проценты кулланучыларга каклаган, ысланган хәлдә җитке- релә. Әзер продукция складларда озак ятмый. Нигездә, Казанда аны күмәртәләп алып бетерәләр. Башкалабызның “Агропромпарк“ территориясендә үзләренең киосклары да бар. Аннары продукцияләрен җәмгыять кибетендә дә, шәһәрдә уздырылган ярминкәләрдә дә бик теләп алалар. Агымдагы сезонга да “Мамадыш балык“ заводы нык әзерлек белән килгән. Өч миллион сумга капиталь ремонт эшләре башкарылган, 1,5 миллион сумлык суыткычлар урнаштырылган. Киләчәктә ыслау цехын реконструкцияләргә, эшчеләр өчен көнкүреш бүлмәсе ясарга җыеналар. Боларның барысы да җәмгыятьнең үз акчаларына эшләнә. Коллективта балык тотуның бөтен нечкәлекләрен белүчеләр хезмәт куя. Егерме елдан артык стажлары булган Дмитрий Пашин, Виктор Мачурин, Александр Кирин һәм башкалар һөнәрләре турында тәфсилләп сәгатьләр буе сөйләргә мөмкиннәр. Ә менә 72 яшьлек Вячеслав Горюнов үзен белә башлаганнан бирле гомерен балык тотудан башка күз алдына китерә алмый. Киров өлкәсенең Сосновка шәһәреннән ул. –Балыкны туганнан бирле тотам бугай. Шәһәрдә хәрби заводта эшләдем. Армиягә чаклы Мамадыш балык заводының элеккеге директоры Илья Клинов белән таныш идем. Шул чагында ул миңа сезон вакытында эшләргә тәкъдим ясады. Армиядән кайткач, заводта эшләгәндә тотынган идем инде бу эшкә. Көндез заводта булсам, кичләрем, төннәрем Нократ өстендә узды. Пенсиягә чыккач та Егор Грушевның тәкъдимен кире какма- дым. Ел саен бригадага бирелгән күләмне тотабыз. Хезмәт хакыбыз да яхшы. Үзебезнең участок билгеләнгән. Ул тирәдәге корыҗирдә яшәү өчен өйчек бар. Хәтта телевизор да карый алабыз. Конфедерация Кубогына берничә очрашуны карадык. Чөнки электр белән тәэмин итә торган генераторыбыз да бар. Кыскасы, зарланмыйм, – ди ул. –Балык тоту нәрсә бирә соң? –Азарт! Балык тотарга бер өйрәнсәң, шуннан башка яши алмыйсың. Өйдәге эшне дә уйламыйсың, бөтен гамь балыкка күчә. Бит судагы һәр балыкны тотуның үз серләре бар. Гомерем буе балык тоту белән шөгыльләнүгә карамастан, аларны әле белеп бетереп булмый. Яшерен-батырын түгел, безнең күпчелегебез бу эштә берни дә аңламыйбыз икән. Вячеслав абый белән сөйләшкәннән соң, балыкчы булу – сәнгать икәнлегенә ышанасың. “Балык тоту чире“ белән авырган кешене бернинди дарулар да ала алмый, дигәннәре хактыр, күрәсең.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International