Беренче булуны максат итмиләр.

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Быелгы язгы чәчү кампаниясендә дә ул актив катнашып, районда кыр батырлары исемлегенә эләкте. Барлыгы 3 мең гектар мәйданда Ишки, Әҗмәк, Югары Сон ягындагы басуларда туфракка көнбагыш һәм кукуруз күмдерә ул. Хәер, моңарчы да район мехнизаторлары арасында алдынгылар рәтеннән төшмәде Рамил. 2013нче елга чаклы дүрт ел рәттән иң яхшы механизатор исемен яулый егет. –Тырышып эшләгәч, хезмәт хакы да яхшы чыкты. Хәер, җәмгыять җитәкчеләре үз эшләренә җаваплы караганнарга хөрмәт белән карый. Бигрәк тә хезмәт дисциплинасына зур игътибар бирелә. Аннары без, механизаторлар, басу-кырларга чыкканда, беренче булуны максат итеп куймыйбыз. Чәчү вакытында орлы- клар җиргә күмдерелгәнче туфракны яхшылап эшкәртүне, аннары чәчү технологияләрен тулысынча үтәүне максат итеп куябыз, – ди ул. Утыз өч яшьлек механизатор туган авылы Түбән Ушма мәктәбендә сигез сыйныфны тәмамлаганнан соң, Мамадыш СПТУында техник-механик белгечлеген үзләштерә. Аннарыике ел Мәскәү астында Һава һөҗүменнән саклану гаскәрләрендә хезмәт итә. Солдат шинелен салгач, ул төрле эшләрдә эшли. 2006нчы елда “Кызыл флаг“ колхозының элеккеге җитәкчесе, мәрхүм Рафаэль Мөхәммәтшин аңа комбайнга утырырга тәкъдим ясый. Егет риза була. “Енисей“ комбайнын иярли ул. Шуннан бирле аның техникадан “читкә киткәне“ дә юк. “АПК “Азык-төлек программасы“ җәмгыяте оешкач, ул “МТЗ-1221“ тракторына утыра. Биш ел аны иярләп, барлык кыр эшләрендә катнаша. Уңган, булган механизаторга чит ил техникасын да ышанып тапшыралар. “CLAAS AXION“да эшли. Быелгы язгы чәчүне “CLAAS XSERION“ тракторында уздыра. Бүгенге көндә ул фермада базларга кайткан яшел массаны таптата. Кыр эшләре вакытындагы кебек, биредә дә эш ике сменада оештырылган. Кыш көннәрендә дә тик ятмый егет. Машина-трактор паркында техникалар, җир эшкәртү коралларын ремонтлауда катнаша. Бу чорда да хезмәт хаклары начар чыкмый. Иң мөһиме – аны түләүдә өзеклекнең булганы юк. –Әгәр техникага тиешенчә “тәрбия“ бирмәсәң, карап тормасаң, аларны ремонтлау кыйммәткә төшәчәк. Чит ил техникасы бик нәзберек икән ул. Эшкә керешер алдыннан да, смена тәмамлангач та, тракторны бер кат карап чыгабыз, чистартабыз, – ди Рамил.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International