МӘХӘББӘТ ҖИМЕШЛӘРЕ Назикә Муртаза кызы һәм Саппар Якар улы Шангараевларның язылышу көне документларда 1967нче елның 20нче июне дип теркәлгән. Тик аларның бергә яши башлауларына 58 ел тулган икән инде. Икесе дә Гришкинода туып, бергә уйнап үскәннәр. Балачаклары авыр сугыш елларына туры килгән. Колхозда җүнле эш булмагач, 50нче елларда Түбән Тагилгатимер юлда эшләргә киткәннәр дә, шунда гаилә корганнар. Ун елдан туган авылларына кире әйләнеп кайтып, шунда гомер кичергәннәр, алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Нина Гришкино ФАПында 25 ел фельдшер вазыйфасын башкарган, хәзер шәхси эшмәкәр; Владимир - район үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире; Виктор – икенче төркем инвалид, әти-әнисе янында авылда яши; Виталий Яңа Уренгойда “Ашыгыч ярдәм“дә эшли; Маргарита – Чувашиянең Цивильск каласы мәктәбендә шәфкать туташы; Римма - Гришкино мәктәбендә техник хезмәткәр, аның ире Григорий – социаль хезмәткәр, авылдагы күп кенә карт-карчыкларның төп терәге, шул исәптән Шангараевларның да “уллары“ булып эшли. Балалар, кияү-киленнәр, 11 оныклары, өч оныкчыклары әби-бабайларын бик яраталар, еш кунак була- лар. Бүгенге вакыйга уңа- еннан да ата-ана йортына дистәләгән кеше җыелган иде. Бер-бер артлы сүз алдылар. ЭШСӨЯР СӘФӘР БАЛАЛАРЫ –Хәтерлим: 3-4 яшьләр тирәсе булгандыр, шушы мич аралыгындагы чәчәкле чаршауны ачалар, исемемне игълан итәләр, җырлап-биеп мин килеп чыгам. Әти гармунда уйный. Тамашачым – әниемнең әнисе – Пайбикэ Музаффарова – Байбикә әбием кул чабып утыра. “Тормышта һәрвакыт кирәге чыгачак!“ – дип, әти мине вальс әй- ләнергә дә өйрәтте. Кечкенәдән үк барыбызны да кул арасына кертеп, эшләтеп үстерделәр. “Сәфәр балалары урамга иртән чыгалар, көне буе җыйнаулашып эшлиләр, өйләренә кич кенә керәләр,“ – дип әйтә иде авыл халкы. Бергәләшеп печән - борчак та чаптык, утын да җыйдык, малларны да карадык... Алты баланы ничек үстергәннәрен үзләре генә белгәннәрдер инде. Шулай бервакыт, әти Мамадышка ипигә китте, ә аны чиратта санаулы гына буханка бирәләр икән, өстен алыштырып яңадан кергән бу, тик кибетче аны таныган, бирмәгән. Әни кулында үлгән бер энекәшебезгә беребез дә ярдәм итә алмаганнан соң, миндә медицина хезмәткәре булу теләге туды. Миннән соңгы дүртебез дә – ме- диклар, ярый шул юлдан киткән әле, гомерем буе кирәге чыкты шул һөнәрнең. Безнең биш улыбызга да әби-бабай тәрбиясе нык эләкте. Күршедә генә яшибез бит, – дип сөйли олы кызлары Нина. ҖИТМЕШ ҺӨНӘР АЗ Аңа ире Альберт Кунаев кушыла: –Без 1966нчы елда Черкасста ачылган башлангыч мәктәптә Саппар Якаровичның беренче укучыла- ры булдык. Авылда гомер буе балалар бакчасы юк, ул озак еллар үзе бушлай “нулевой“ класс ясап, сабыйларны мәктәпкә керергә әзерләде. Безне укырга-язарга гына түгел, гармунда уйнарга, җыр-биюгә, тату - бердәм булырга, дөньяны танып белергә дә өйрәтте. Авылыбыз искиткеч табигать кочагына урнашкан. 1-9нчы май бәйрәмнәрендә Шыя һәм Нократ елгаларында су күтәрелә башлый. Шул искиткеч мизгелләрдә ул ел саен бөтен укучыларын – бот буе балачаганы бергә җыеп, Ишпай, Исмай бабайларның төрле төсләргә буяган көймәләренә дә утыртып, ике-өч рейс ясап, болынга алып чыга иде. Андагы матурлыкны, күңеллелекне, рәхәтлекне, хозурлыкны белсәгез! Без ул вакытларны классташлар белән очрашкан саен, һәрчак искә алабыз, рәхмәт укыйбыз. “Үз гомеремдә укытучы, элемтәче, радиомеханик, балта остасы, баянчы, мәдәният хезмәткәре, оратор, умартачы, балыкчы булырга туры килде, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз!“ – дип, кулыбыздан тотып, үзенең белгәннәрен авыл балаларына өйрәтте ул. Элек совет заманасын- да авылда һәркемнең үз күле булганда, бергәләп балык тотканны хәтерлим. Тирә-юньдәге Вахит, Ылыя, Комазан, Җөри, Шыя халкы безнең мотоцикл белән тәмле балык алып килгәнне көтеп кенә тор- ды, кулга да тигезмәде. Без авылда мари фольклор ансамбле оештыргач, ба- байның шатлыгының чиге булмады: “Ата-баба мирасын яңарткан өчен рәхмәт, кияү!“ – диде. Гомер буе кайнар холыклы, гайрәтле, көр күңелле, бик тәртипле ир, авылның беренче егете булды ул! ҺӘРЬЯКТАН ҮРНӘК Кече кызлары Маргарита да балачак истәлекләрен яңартты: –Мәктәптә техничка булып эшләүче әни, кечкенә парталарның асларындагы тузанны сөртергә гел мине кертеп җибәрә иде. Мәхәббәт шул вакытлардан, әти-әнидән күчкәндер: Цивильскта озак еллар мәктәптә шәфкать туташы булып эшлим. Әти безне өйдә бер-беребез белән матур итеп сөйләшергә, кешеләр белән аралашырга өйрәтте. Газета-журналларны бик күп алдык, әти аларны тәртипләп укып чыга, безгә дә куша иде. Парторг чагында политзанятиеләр үткәргәндә аны халыкның игътибар белән тыңлавын күреп шаккатып, горурланып утырганымны хәтерлим. Бөтен авыл аларның бик матур пар, үрнәк гаилә икәнен безгә кечкенәдән әйтеп үстерделәр, – диде. Ничек бергәләп болында гөлҗимеш җыеп, аны хәзерләүләр конторасына тапшырып, мәктәпкә баян алганнарын, концертлар куйганнарын; аннары шул юл белән һәр баланың велосипедлы булганы турында көлешә-көлешә искә алдылар. Чоланнан гаилә альбомын алып кереп, Саппар Якаровичның үз куллары белән пөхтәләп ябыштырган, исем-фамилияләрен, елла- рын тәртипләп язган элекке фотографияләрне актардылар... Инде тугызынчы дистәләрен ваклаучы әби белән бабай яшьләрне тыңлап, сүзләрен раслап, баш кагып кына тордылар. Әтиләренең алдына узган гасыр уртасында Вахит базарыннан үзе алган раритет гармунын китереп салгач, ул хәлсез бармаклары белән мари йоласы барыбер уйнап чыкты. СЕР Яңа гына бүләк ителгән ро- машкалар бәйләмен һәм “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен“ медален кадерләп кочаклап, янәшәмдә утырган Назикә Муртазовнадан сорыйм: –Гомер буе иреңнең сөекле хатыны булу, озак яшәү серләрен миңа да әйтегез әле? Ул пышылдап кына җавап бирә: –Сабырлык, чыдамлык, тырышлык, бер-береңне санлап, юл куеп яшәү, канатландырып тору. Балачакта ук күңелем кергән иде, хәзер дә яратам мин аны!