ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2017 ел
чәршәмбе

Быел һава десанты гаскәрләре оешуының 87 еллыгы билгеләп үтелде. Районыбызда да «десант» дигән горур исемне йөртүчеләр шактый.

 Күптән түгел генә “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре“ конкурсына йомгак ясалды. Әлеге бәйгедә җөмһүриятебездәге товар җитештерүче 207 оешма-предприятиеләрдән, учреждениеләрдән, халык һәм сәнгать остаханәләреннән 449 гариза кабул ителә. Махсус комиссия алар арасыннан иң яхшыларын сайлап алып, җиңүчеләрне һәм призлы урыннар алучыларны билгеләп үтте. Лауреатлар арасында эшмәкәр Рифат Мотыйгуллин предприятиеләре җитештерә торган “Фантазия сдобная“ исемле печенье һәм “Кызылык“ колбасасы да бар. Аның ике кондитер әйберсе – “Фиеста“ һәм “Удача“ исемле печеньелары беренче дәрәҗә дипломга лаек булдылар.

4-6 августта Алабугада X Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак.


1
август, 2017 ел
сишәмбе

Бүгенге көндә шәһәребез урамнарында юл төзүчеләр мәш килә.

“2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында дүртенче ел рәттән инде Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан «Минем җирем – Россия» конкурсы уздырыла.

Бүген яшь аналар бер-ике бала тәрбияләүне дә күтәрә алмастай авыр йөккә тиң- лиләр.

Татарстан Мәдәният министрлыгы коммерцияле булмаган оешмалардан кинематография, анимация өлкәсендә иҗади проектлар тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан субсидия алуга конкурс игълан итә. Субсидияләр кино җитештерүгә чыгымнарны кире кайтару максатында бирелә.


31
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Мамадыш районы Катмыш авылында туып-усеп, Боек Ватан сугыш чорында    тормышнын ачысын-точесен татыган, колхоз эшлэрендэ   хезмэт куйган,  сугыш ветеранынын тол хатыны Усманова Бибинур Гильметдин кызы  90 яшьлек  Юбилеен билгелэп утте.  


20
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Арташ авылы клубы районда иң искеләрдән. Ләкин тарихи ул. 1932 елда, мәчетләрдән клуб оештырган заманнарда, клуб итеп махсус салынган бина. Төзелеш материалын да әллә каян эзләмәгән арташлылар – янәшә ярдагы кызыл балчыктан әзерләнгән сәмән кирпечтән төзегәннәр. Ләкин искелектә мени хикмәт! Райондагы иң “карт” клубны мөдир Марсель Шәйдуллин чын мәдәният учагына әверелдерде.


18
июль, 2017 ел
сишәмбе

            Россиянең ГХАТ органнарына 100 ел тулуы кысаларында, Россия Федерациясе  ГХАТ бүлекләре Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарында,  аеруча әһәмиятле вакыйгаларны,100-нче парларны, 100-нче баланы теркәүче бәхетле ата-аналарны котлыйлар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International