“ТАРТАРИЯ“ ЧАКЫРА!

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Быел форум кысаларында беренче тапкыр бай татар мәдәниятен һәм аның лингвистик үзенчәлекләре турында сөйләшәчәкләр. Мамадыш районында җәйге төбәкара “Тартария“ белем бирү форумы узачак. Бу хакта безгә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугатхезмәте хәбәр итә.

Катнашу бушлай булган форум агымдагы елның 30нчы июленнән 12нче августына кадәр Татарстаныбызның иң гүзәл почмагы – Чулман елгасы буенда урнашкан Соколка авылындагы балаларның “Кама“ сәламәтләндерү-ял лагеренда узачак. “Тартария“ – Россиянең төрле төбәкләреннән җыелачак 14-16 яшьлек балаларны берләштерүче ике атналык җәйге смена. Быел ул яңа форматта уза. Искиткеч бай тарихлы татар мәдәниятенә, аның лингвистк үзенчәлекләренә игътибар зур булачак. Форумда катнашучылар өчен 14 эксперт мәйданчык эшлиячәк. Балалар анда әйдаманлык, тайм-менеджмент, командада эшләү һәм низагларны чишү юллары турында уртага салып сөйләшәчәкләр. Аларга татар һәм инглиз телләрен өйрәтү курслары оештырылачак. Шөгыльләрне Европаның Спорт һәм яшьләр Советы директоры, Халыкара “Эразмус +“ яшьләр программасы тренеры, Мәскәү “Сколково“ идарә мәктәбе модераторы Наталья Никитина һәм Татарстанга Испаниядән махсус кунакка кайтучы продюсер, “Включите сердце и мозги“ китабы авторы Дария Бикбаева алып барачак. Шулай ук Литва, Испания, Эстония, Мәскәүдән дә экспертлар килүе көтелә. Белем алудан тыш форумда катнашучыларны i-Quiz интеллектуаль-иҗади уеннар, квест, бию батлы һәм башка кызыклы чаралар көтә. Смена барышында күренекле артистлар, популяр блогерлар белән очрашулар да оештырылачак. Катнашучыларның һәммәсенә социаль компетенцияләрне үстерүне раслаучы исемле сертификат бирелә, Аның форматы халыкара YouthPass сертификаты нигезендә эшләнгән. Иң яхшы проект авторлары ел дәвамында мәгълүматый, матди һәм оештыру мәсьәләләре буенча ярдәм алачак. Гаризалар 15нче июльгә кадәр “Тартария“ форумының рәсми сайтында кабул ителә: форумтартария.рф.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International