“Күңел тынычлыгы өчен кулга гармун алам“.

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Рөстәм Гыйниятов белән Мамадышка эшкә килгәннән бирле танышмын. Моннан унбиш еллар чамасы элек “Урагай“ керәшен фольклор ансамблен оештыргач, коллективка музыкантка ихтыяҗ булмады. Рөстәм үтенечемне шунда ук кабул итте. Күпме сулар акты, баксаң аңа 50 яшь тулган икән. Аның белән үткән тормыш, сәнгать, тормыш фәлсәфәсе турында сөйләшергә булдык. –Рөстәм Шамилевич, үзең белән кыскача гына таныштырып кит әле. –Мин Югары Якедә гаиләдә дүртенче бала булып туганмын. Миннән соң тагын ике сеңлекәш бар әле. Әтием авыл мәктәбендә укытучы булып эшләде. Мин башлангычта укый башлаганда, күршедәге Түбән Якедә сигезьеллык мәктәп ачылды. Без гаиләбез белән шунда күчендек. –Мәктәп, мәдәният училищесында укыган еллар ни белән истә калды? –Күңелле, бәхетле еллар иде алар. Балачакта, үсмер вакытта, студент елларында дөнья түгәрәк бит ул. На- чар укымадым, мәктәп тормышында актив катнашырга тырыштым. Уен-кичәләрдә кулымнан гармун, аннары баян төшмәде. Дискотекаларда аппаратура тирәсендә кайнашырга тырыштым. Бу миңа Алабуга мәдәният-агарту училищесына укырга керергә нык ярдәм итте. Әтием мине тарих укытучысы итеп күрергә теләгән иде. –Гармун, баянда уйнауга сәләт синдә ничек туды? –Мин икенче сыйныфта укыганда, әти Рафис абыема “Беларусь“ гармуны алып бирде. Ул мине аңа якын да җибәрмәде: ватарсың, янәсе. Ә миндә гармун телләренә кагылу хисе шулкадәр көчле иде. Абыйлар мәктәпкә киткәндә (алар беренче сменда, мин – икенчедә укыдык), гармунны футлярына бикләп китәләр иде. Ә мин кадак белән аны ачып, акрынлап кына булса да, көйләр чыгара башладым. Әнием минем уйнавымны ишетеп, абыйларга миңа да уен коралын бирергә куша иде. Җәйге каникул- ларда Югары Якедәге әбигә менә идем. Анда аз вакыт узмады. Әбием әтигә баян алыр өчен 120 сум акча да бирә. Шулай итеп мин алтынчы сыйныфта укыганда баянлы булдым. Алабугада училищены тәмамлагач, авылда эшләргә туры килде: мәктәптә, балалар бакчасында музыка белгече вазыйфаларын башкардым. Аннары Мамадышка күчендек. Башта спирт заводы мәдәният йортында эшләдем, аннары балалар сәнгать мәктәбенә эшкә урнаштым.

–Рөстәм, бүгенге музыка сәнгате турында да фикерләрең аз түгелдер. Татар эстрадасына басым ясыйк әле. –Әйе, хәзер музыка стильләре күп төрле, алар арасындагы аерманы абайлавы җиңел түгел. Ышанырсыңмы, юкмы, бездә, ниһаять, рок, рэп барлыкка килде, дигән шаулауларны хупламыйм. “Без дә, ниһаять, кеше бул- дык“, – дигәнрәк килеп чыга бу. Татарның борынгыдан килгән үз моңы бар. Бүгенге көй язучыларга күбрәк шуларга игътибар итәргә кирәк. –Көй язучылар, дидең. Гадәттә концертларда җырның сүзләренең авторы – фәлән, музыкасын төгән композитор язган, дип игълан итәләр. –Композитор булыр өчен музыка сәнгатендә потлап тоз ашарга кирәк әле. Бүген баянда уйнаучылар арасында көй чыгаручылар да аз түгел. Аларның кайсыберләренең җырлары сәхнәләрдә озын гомерле булырга мөмкин. Кызганычка каршы, андыйлар сирәгрәк шул. –Синең дә берәр көй язып караганың бармы? –Юк. Моның өчен музыка сәнгате нигезләрен тирән үзләштерергә кирәк, дип саныйм. Көй тудыру өчен вакыт, бары тик музыка өлкәсендә генә эшләргә кирәк. –Син һәм тормыш иптәшең Гөлназ–икегез дә мәдәният тармагында хезмәт куясыз. Балаларыгыз да аннан ерак китмәделәр. –Әйе, Гөлназ белән мин армиядән кайтып, укуымны дәвам иткән елларда таныштым. Моннан 27 ел элек гаилә корып җибәрдек. Ике улыбыз бар. Аларның ике- се дә сәнгатьтән ерак китмәделәр. Олы улыбыз Руслан бүгенге көндә “Казан“ бию ансамбле солисты. Кечесе Риназ үзлегеннән гитарада өйрәнде, шәһәрдә оешкан вокаль-инструменталь ансамбльдә уйнады. Әле күптән түгел генә армиягә озаттык. –Балаларны тәрбияләү җиңел булмагандыр: икегез дә мәдәният өлкәсендә эшләгәч, дип әйтүем. –Тормыш иптәшемә, туганнарга рәхмәт. Гөлназ гаилә өчен – терәк, таяныч, яшәү мәгънәсе. Бүген без өйгә кайткач, эш турында онытып, көндәлек мәшәкатьләргә чумабыз. –Бүген кулларына гармун-баян тоткан малалйлар, яшьләр күренми, диярлек. Гармунчылар картая, дисәк тә дөрес булыр. –Дөнья үзгәрде. Яшьләр күбрәк интернетка тартыла. Ләкин күңел төшенкелегенә бирелергә кирәкми. Усали- да Разиф Сафин малайлардан менә дигән гармунчылар ансамбле оештырды. Гармун моңы сәхнәләрдә тынмас әле. Район мәдәният йорты каршындагы ансамблебез дә тамашачы тарафыннан җылы каршы алына. Без күп кенә конкурс-фестивальләрдә катнашып, матур җиңүләргә ирештек инде. –Синең өчен гармун, баян нәрсә ул? –Алар уен кораллары гына түгел, сердәшләрем, күңел юаткычларым да. Арыган, ялгыз калган чакларымда аларны кулыма алып, рухи ял алам.

Әңгәмәдәш – НИКОЛАЙ ҖӨРИЛЕ

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International