“Нурислам“ кибетеннән чыгып киләм. Каршыма ак калфаклы ике ханым очрады. Исәнләштек. “Без “Ак калфак“ оешмасыннан, синең дә безнең белән бергә районыбыз, халкыбыз өчен хезмәткә үзеңнән өлеш кертәсең килмиме?“– диде берсе һәм үзе белән таныштырды. Районыбызның “Ак калфак“ иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рузалия ханым Ибраһимова икән.
“Ак калфак“ оешмасы җитәкчесе урынбасары Шул көннән башлап, кулга-кул тотынып, башкаларны да үзебезгә ияртеп халкыбызга хезмәт итәбез, дияр идем. Аның белән очрашкан саен очрашасы, эшлисе, эшнең нәтиҗәсен күрәсе килә. Ни өчен, дисезме? Рузалия Нәкыйп кызы–киң күңелле, кешелекле, Һәр кешегә ихтирамлы, игътибарлы, ярдәмчел ханым. Ул җитәкләгән коллективта 25 яшьтән 80 яшькә кадәр 235 (70е шәһәрдән) аккалфаклы исәпләнә. Максатыбыз– милләтебез горурлыгы, таянычы булырлык киләчәк буын тәрбияләүдә үзебездән өлеш кертү, татар телен онытмау, аны саклау, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын яңарту. Балалар бакчалары, мәктәпләр белән эшләп, аларны төрле чаралар аша халыкка җиткерү, ныгыту. Инсафлы, зәвыклы киләчәк тәрбияләү. Мәктәпкәчә һәм мәктәп балалары белән эшләүне Рузалия ханым, иң мөһим мәсьәләләрнең берсе дип саный. Аеруча татар телен өйрәнүдә ата-аналар һәм мәктәп администрациясе белән килешеп, файдалы эш алып бара. Балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә ел дәвамында әхлак дәресләре уза. Татар теле укытып лаеклы ялга чыккан Гадилә ханым Гәрәева дәресләрне бик теләп алып бара. Балалар бакчаларында була торган очрашулар да әдәплелек, татар халык иҗатын, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларыбызны искә төшерәбез. Татар халык уеннары аша балаларда татар телен ярату, хөрмәт итү хисләре тәрбиялибез. Инде менә 3 ел рәттән балалар бакчалары арасында “Театрлы нәниләр–2015, 2016, 2017“ бәйгесен Рузалия ханым уздырып килә. Бүләкләрен дә бик зурдан әзерли. Агымдагы елда районыбызның “Өмет“ балалар һәм яшүсмерләр приюты белән килешү нигезендә айга 2 мәртәбә “Тегү-чигү“, “Пешерү серләре“ түгәрәкләре дә аның җитәкчелегендә уза. Татар гаиләсен ныгыту һәм милли гореф-гадәтләрне, йолаларны, туган телне өйрәнүгә юнәлдерелгән бәйгеләр, кичәләр уздыра. Татар гаиләсе һәм “Ак калфак“ оешмалары белән хезмәттәшлек киңәя. Яшьләрдә татар гаиләсен кору теләген тәрбияләү, аларны таныштыру, аралаштыру өчен төрле шартлар тудыруга бөтен көчен куя. Республика “Ак калфак“ оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова иҗат иткән “Тәрбия баскычлары“ җыентыгын балалар бакчалары, мәктәп, ЗАГС бүлекләре аша яшь буынга җиткерде. Менә өченче ел Сабантуйда “Татар кызы“ бәйгесе Рузалия ханым җитәкчелегендә уза. Быелгы бәйгедә 12 кыз көч сынаячак. Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар, өлкән әбиләр өчен кичәләр, корбан ашлары да аның иганәчелеге белән үткәрелә. Җирле радио, телевидение тапшыруларында да актив катнашып, “Дин вә әхлак“ темасын яктыртабыз. Ел дәвамында район һәм авыл мәчетләрендә, мәдрәсәдә “Якшәмбе“ мәктәбе эшләп килә. Узган ел Хан Кирмән чишмәсен чистартып, анда 150 төп имән, миләш, чыршы, каен агачлары утырттык. Рузалия ханым ел дәвамында оешма әгъзалары белән түгәрәк өстәл артында эшлекле сөйләшүләр үткәрә: киләчәккә планнар корыла, килеп туган мәшәкатьләр, борчулар тикшерелә. Һәр туган көн, юбилейлар искә алына, тантаналы төстә уза. Мәчетләребез тарихын өйрәнәбез, тарихыбызны яңартабыз, баетабыз. Оешмага йөрүче мөслимәләр белән “Ак калфак“ фольклор ансамбле төзедек. 15 кешедән торган ансамблебезгә костюмнар тегәргә дә Рузалия ханым үзеннән зур өлеш кертте. Бүгенге көндә 18 авыл район мәдәният йортында чыгыш ясарга өлгерде инде. Программа да бик эчтәлекле. “Исем кушу“, “Кич утыру“ йолалары, кичке уен, җыр-биюләр тамашачылар белән аралашуларга корылган. Спорт белән дә дус без. “Сәламәтлек“ клубына йөрибез, “Скандинавия“ йөреше белән шөгыльләнәбез. Рузалия ханымның тагын бер хыялы–гаилә бәйрәмнәре уздыру, шәҗәрәләр өйрәнүне киң җәелдерү, балаларны һәм яшьләрне тәрбияләүдә өлкән буынны актив катнаштыру максатыннан “Дәү әниләр“ һәм “Дәү әтиләр“ клублары оештыру. Коллективыбыз дус, тату, ярдәмчел булып, игелекле эшләр белән ел дәвамында куандырып тора, җанлы тормыш белән яши. Бу көннәрдә Рузалия ханым Ибраһимова олуг юбилеен билгеләп уза. Аны туган көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сәламәтлек, тигез матур тормыш белән, балаларына, оныкларына куанып, аларның кадер-хөрмәтен тоеп гомер итсеннәр.