Кайсы гына бала өч айга сузылган җәйге каникулларны көтми икән: рәхәтләнеп велосипедта, скутерда, гидроскутерда, квадроцикл- да чабарга менә дигән мөмкинлек бит бу. Ләкин юга- рыда телгә алынган кайбер техникалар белән идарә итү билгеле бер яшькә җиткәч кенә рөхсәт ителүен истән чыгармаска иде. Ата-аналар моны һәрвакытта хәтерләрендә тотсыннар. Велосипед сатып алгач та бала белән юл йөрү кагыйдәләре турында әңгәмә корып алу комачау итмәс. Агымдагы елның биш аенда Татарстан юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 193 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Әлеге һәлакәтләр нәтиҗәсендә 4 бала үлгән, 199 бала төрле тән җәрәхәте алган. Ел саен Россия юлларында 700 бала һәлак була. педта баручы балалар күзгә чалына икән, димәк, аларга ата-аналар тиешенчә кисәтү ясамаган, дигән сүз. Бигрәк тә иртәләрен һәм кичләрен шәһәр урамнарында машиналар ташкын булып агыла. Алар арасында “лихачлар“ булып, бер-берләрен узучылар, тизлек режимына төкереп караучылар да очрарга мөмкин. Мамадыш урамнарында болай да балалар катнашында һәлакәтләр, аларның юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлә башлады инде. 10- 11нче июньдә ике очрак беркетмәләнде. Давыдов урамында яшь водитель бер велосипедчыны бәрдерде. Әлеге вакыйгаларга чаклы, районда балалар һәм яшүсмерләр катнашында өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән иде. Гыйнвар башларында ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә ун яшьлек бала тән җәрәхәтләре ала. Тагын бер айдан мәктәпкә баручы 10 яшьлек бала зыян күрә. Май азакларында Мамадыш-Кукмара юлының 10нчы километрында, өч машина бәрелешү аркасында, 14 яшьлек малайның гомере өзелә. Ә бит бу вакыйгаларда катнашкан водительләрнең барысы да тизлек нормаларын сакламаганнар, югары тизлек белән алдагы техниканы узганда һәлакәткә тарыганнар. Без, өлкәннәр, балалар физик җәрәхәтләр белән бергә, психик яктан да зәгыйфьләнергә мөмкинлеген исебездән чыгармасак иде. Ул-кызларыбызга тиеш булмаган урында йөгереп чыгарга, зур юлларда велосипедта йөрергә, караңгы вакытта яктырткыч элементлар кулланмыйча юлга чыгарга ярамаганлык турында даими тәкрарлап тору да комачау итмәс.