ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Соңгы вакытта шәһәребезне алыпсатарларның рекламалары баса башлады. Аларны автобус тукталышларына, баганаларга, коймаларга, йортлар стеналарына да, хәтта, чүп ташлый торган урналарга да ябыштырып китәләр. 

 Өченче чакырылыш муниципаль район Советының егерме өченче утырышы 19нчы февраль көнне, Мамадыш шәһәре, Совет урамы, 42нче йорт адресы буенча, район мәдәният йортында үткәрелә. Башлана 10 сәгатьтә. Рәхим итегез!


13
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Узган ел районыбызда Ана капиталына 140 сертификат бирелгән. Әлеге программа гамәлгә кергәннән бирле, 2685 ана әлеге документка ия булды. Алынган акча нәрсәгә тотыла соң? 

Мамадышлылар “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы“ конкурсының зона этабы җиңүчеләре булдылар.


12
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Узган атна азагында Мамадышның Боз сарае “Алтын алка“ яшь хоккейчылар клубының Бөтенроссия бәйгеләренең республика финалын кабул итте. Мәскәү өлкәсенең Дмитров шәһәрендә узачак хәлиткеч уеннарга эләгү өчен җөмһүриятебезнең сигез командасы көч сынашты. 

 “Россия чаңгы юллары-2018” акциясендә 5800 якын кеше катнашты Мамадыш районында. Әлеге чара һәр елны мөмкин кадәр күбрәк кешене сәламәт яшәү рәвеше алып баруга тарту максатыннан оештырыла. Мамадыш та гына 3 площадкада узды ярышлар.

 Әлеге бәйгедә республика һөнәри белем бирү  йортлары студентлары катнашты.  Конкурста катнашу өчен 87 уку йортыннан (350гә якын студенттан)  гариза кергән.   


9
февраль, 2018 ел
җомга

Узган атнада районыбызда “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы“ ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин булып китте. Ул авыл җирлекләре башлыклары белән очрашып, җирле үзидарәләр эшчәнлекләрен яхшырту буенча аларның фикерләре белән кызыксынды.

Бүләкләр уйнатуда иң актив 237 абунәче катнашты. Мамадыш районыннан Энҗе Нәҗмиевага телевизор тапшырылды.

25 февральдә Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында XVIII республика ачык телевидение “Созвездие-Йолдызлык” яшьләр фестиваленең сайлап алу зона этаплары башлана. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронатында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе эгидасы астында уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International