ТОРАК ШАРТЛАРЫН ЯХШЫРТУГА ЗУР ЯРДӘМ

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Сертификатка ия булганнарның 96 проценты (2369 гаилә) акчаны торак шартларын яхшыртуга юнәлдерә икән. Шуларның 2183е Ана капиталы ярдәмендә өлешчә яисә тулысынча торак кредитларын каплаганнар. Калганнары исә кредит алмаганнар. Моннан тыш Пенсия фондына балаларын укытуга киткән чыгымнарны каплауга тотуны сорап 80 гариза кергән. Бер гариза язучы Ана капиталын әнисенең җыелма пенсиясенә күчерүне сорап мөрәҗәгать иткән. Программа гамәлгә кергәннән бирле районыбызда барлыгы 850 миллион сумнан артык акча түләнгән. Ана капиталы программасы 2021нче елның 31нче декабренә чаклы озайтылды. Агымдагы елда аның суммасы 453 мең сум тәшкил итәчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International