Узган атна азагында Мамадышның Боз сарае “Алтын алка“ яшь хоккейчылар клубының Бөтенроссия бәйгеләренең республика финалын кабул итте. Мәскәү өлкәсенең Дмитров шәһәрендә узачак хәлиткеч уеннарга эләгү өчен җөмһүриятебезнең сигез командасы көч сынашты. Коллективлар ике төркемгә бүленеп уйнадылар. Безнең 2005нче елда туган хоккейчыларыбыз Чистайның “Чистополь“ командасын 7:0 исәбе белән тарар итте. Яшел Үзәннең “Тигры“ хоккейчылары да безгә әлләни каршылык күрсәтә алмадылар: егетләребез керткән тугыз алкага ике белән генә җавап бирә алдылар. Ә менә Кама Аланының “Олимп“ы белән уйнаганда күп кенә җанатарларда чак кына йөрәк өянәге булмыйча калмагандыр. Чөнки кагыйдәләр буенча “Алтын алка“ның төбәк этапларында финалга үз төркемнәрендә беренче урыннарны яулаганнар гына чыга. Шуңа күрә, тренер Ринат Ризванов шәкертләренә соңгы уенда җиңәргә кирәк иде. Кунаклар беренче периодта сигезенче һәм 11нче минутларда ике алка керттеләр. “Олимп“ка җавап алкасы кертү өчен 21 минуттан артык вакыт кирәк булды: өченче периодның өченче минутында Михаил Кекишев биргән алканы Станислав Мокрополов көндәшләр капкасына кертә алды. Очрашу тәмамланырга санаулы мизгелләр калганда, тренерыбыз тайм-аут алырга мәҗбүр була. О, могжиза!!! Финал сыбызгысына биш секунд кала безнең сакчы Рафаил Гарипов алканы көндәшеннән тартып ала да аны Альберт Якуповка бирә... Командасын күп кенә кискен һөҗүмнәрдән коткарган көндәшләр капкачысы Даниил Михалаш ул суккан алка каршында көчсез була. Шулай итеп исәп тигезләнә. Җиңүчене билгеләр өчен биш минутлык өстәмә вакыт билгеләнә. Оверnаймга Кама Аланы хоккейчылары кулларында булган “бәхет кошын“ ычкындырганна рыннан кәефләре китеп чыксалар, безнекеләрнең җилкәләренә, әйтерсең лә, канатлар үсеп чыга. Өстәмә период башланып бер минут 20 секунд узуга Артур Герасимов (пасны Станислав Микрополов бирә) командабызга җиңү китерә. Шулай итеп без финалда уйнау бәхетенә ирештек. Икенче Җиңүгә китергән биш секунд төркемдә Питрәч хоккейчылары Казанның “Вектор“ командасын –13:1, Буаның “Арктика“ хоккейчыларын – 6:1 һәм Лениногорскның “Нефтяник“ын 3:1 исәпләре белән җиңеп, шулай ук финал уенында катнашу хокукына ия булдылар. Хәлиткеч очрашуда исә алар Мамадыш “Олимп“ына әллә ни каршылык күрсәтә алмадылар. Исәп безнең файдага 6:2 исәбе белән тәмамланды. Шулай итеп, РИНАТ РИЗВАНОВ шәкертләре Дмитров шәһәрендә узачак Бөтенроссия финалында катнашачак. Безнең Михаил Кекишев республика финалы уеннарының иң яхшы уенчысы дип танылды. Команда таяклар алу өчен һәм 100 мең сумга сертификатларга ия булды. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов та командабызның һәр уенчысына акчалата бүләк тапшырды. Хәлиткеч очрашуларны тамаша кылырга, финал бәйгеләренә йомгак ясарга башкалабыз Казаннан да мәртәбәле кунаклар килгән иде. ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Хоккей федерациясенең башкарма директоры Кирилл Голубев, федерациянең әйдәүче белгече Лилия Новикова, “Алтын алка“ клубының ТРдагы төбәк бүлекчәсе вәкиле Михаил Бойцов, “Татарстан – новый век“ – “Татарстан – яңа гасыр“ хәрәкәтенең территориаль бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнара Давы- дова ярышларны ябу тантанасында ихлас күңелләреннән яшь хоккейчыларга уңышлар теләделәр.