Мамадышта “Россия чаңгы юллары-2018” акциясендә 5 меңнән артык кеше катнашты
“Россия чаңгы юллары-2018” акциясендә 5800 якын кеше катнашты Мамадыш районында. Әлеге чара һәр елны мөмкин кадәр күбрәк кешене сәламәт яшәү рәвеше алып баруга тарту максатыннан оештырыла. Мамадыш та гына 3 площадкада узды ярышлар.
Чаңгы юлларында беренче старт бакча яшендәге балаларга бирелде. Аларны төрле яшьтәге мәктәп укучылары, яшьләр, оешма-предприятиеләр коллективлары, өлкән яшьтәгеләр алыштырды. Ярышларда катнашучыларга кайнар чәй әзерләп торылган иде.