ШТРАФЛАР БАРЫБЕР КУЫП ҖИТӘ

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Соңгы вакытта шәһәребезне алыпсатарларның рекламалары баса башлады. Аларны автобус тукталышларына, баганаларга, коймаларга, йортлар стеналарына да, хәтта, чүп ташлый торган урналарга да ябыштырып китәләр. Ә бит мондый рекламалар өчен йортларда, автобус тукталышлары яннарында махсус щитлар урнаштырылган. Муниципаль район башкарма комитеты административ комиссиясе бу мәсьәләне үзенең ныклы контролендә тотачак. Аның быелгы беренче утырышында шәхси эшмәкәр “Светков“ның реклама ябыштыручыларына һәм сатучы-консультантларына тутытырылган беркетмәләр каралды. Алар 18нче гыйнвар көнне өс һәм аяк киемнәре сату турындагы реклама кәгазьләрен рөхсәт ителмәгән урыннарга да ябыштырганнар. Өч беркетмә буенча да, Татартан Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3,5нче маддәсе буенча берәр мең сум штраф салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International