Чын дуслар булсын ул

2018 елның 9 феврале, җомга

Узган атнада районыбызда “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы“ ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин булып китте. Ул авыл җирлекләре башлыклары белән очрашып, җирле үзидарәләр эшчәнлекләрен яхшырту буенча аларның фикерләре белән кызыксынды.

Экзам Саматович – Мамадыш өчен үз кеше. Районыбыз белән 1995-1998нче елларда җитәкчелек итте, “Мамадыш шәһәренең Мактаулы гражданины“ исемен йөртә. Нәкъ менә ул җитәкчелек иткән елларда шәһәребез юллары һәм тротуарлары читләренә бордюрлар куеп ясала, урамнарга чәчәкләр утыртыла башлады. Каты көнкүреш калдыклары полигоны, ипподром-стадион ясалды, мәчет төзелде. Икенче санлы лицей, квартал котельный, Түбән Тәкәнеш мәктәбе җиткереп бетерелде. Мондый исемлекне тагын бик озак дәвам итәргә мөмкин булыр иде. Экзам Саматовичны бездән Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе итеп күтәрделәр, аннан Мәскәүдә Федерация Советында Татарстан вәкиле, республикада Үзәк сайлау комиссиясе рәисе булды. Хәзер ул Татарстан муниципаль берәмлекләре Советын җитәкли. Муниципалитетта узган очрашуда авыл җирлекләренең узган елгы эшчәлекләре турында район Власть һәм халык Чын дуслар булсын ул башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин чыгыш ясады. 2013нче елдан башлап, һәр елны, өчәр авыл җирлегенә берәр миллион сумлык грант бирелә. Районыбызда аны унбиш авыл җирлеге алды. Ул акчаларга мәдәният йортлары, юллар ремонтланды, күперләр ясалды, башка кичектергесез эшләргә тотылды. Очрашуда башлыклар ул грантлар күбрәк авыл җирлекләренә бирелсен иде, дигән теләкләрен җиткерделәр. Бу фикерне Экзам Саматович та хуплады: “Дөрес, яхшы идея. Безгә ул акчаларны нинди максатларга юнәлдерергә кирәклеген уйлап бетерергә кирәк“,–диде ул. Авылларның генераль планнарын әзерләп бетерү эшенең мөһимлеген дә ассызыклап узды. Зиратларның җирләрен муниципаль милеккә күчерү һәм кадастр исәбенә кую, үләт базларының торышын даими контрольдә тоту, урамнардагы хуҗасыз этләрне бетерү, юлларның торышын яхшырту, карьерларны рекультивацияләү... – барысы да бик җылы обстановкада уртага салып сөйләшенде. Усали авыл җирлеге башлыгы Альмир Зиатдинов җирлекләрдәге компьютерларның һәм принтерларның нык искергән булуы турында әйтте, аны башкалар да хуплады. Экзам Саматович бу мәсьәләне дә хәл итүне үз контроленә алачагын җиткерде. Аннан районыбыз башлыгы Анатолий Иванов белән олы кунак Сон авыл җирлегенә юнәлде. Кече Сондагы Яруллиннар музее белән танышып чыкты, төп мәктәптә авыл активы белән очрашып, халыкны борчыган мәсьәләләр белән кызыксынды, бу төбәктә тырыш халык яшәвен дә билгеләп үтте. “Бөтен татар дөньясында данлыклы композиторлар Яруллиннар турында авылыбыз мәктәбендә укыганда ук белә идем. Аларның пуҗым- нарында җиткерелгән музейны да, Камил Мөхәммәтҗанов яңа мәктәп салгач, анда ачылганын да күргәнем булды. Ә инде элекке мәдрәсәне дә ремонтлап, музей итеп ачуыгыз – бик олы һәм изге эш“,–диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International