Мамадышлылар беренче

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Мамадышлылар “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы“ конкурсының зона этабы җиңүчеләре булдылар.

Ул Алабугада узды. Бәйгенең зона этабында 28 конкурсант катнашкан. Алар өчен җан атарга сигез районнан биш йөз кеше җыелган. “Мамадыш районы данын Сания НАСЫЙ- БУЛЛИНА белән Айрат ШАКИРОВ якладылар һәм алар үз номинацияләрендә җиңүче булдылар“,–ди район хатын-кызлар советы рәисе Роза Әхмәтова. Әлеге конкурс 1998нче елдан бирле үткәрелеп килә. Анда районыбыздан республика этабында җиңүчеләр дә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International