ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

     2018 нче елның 18 нче февраль  көнне Кече Кирмән  авылында  гомер итүче, 1986 нчы елдан 2005 нче елга кадәр Кече Кирмән авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Валиахметова Мәдинә Гаяз кызы үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны туган көне белән район башлыгы Иванов Анатолий Петрович, бергә эшләгән хезмәттәшләре, туганнары, балалары бүләкләрен тапшырдылар.

Хоккейчыларыбыз тагын җанатарларын сөендерделәр. Сүз – “Алтын алка“ клубы уеннарының Татарстан финалын откан “Олимп-2003“ командасы турында.


16
февраль, 2018 ел
җомга

Республиканың муниципаль архивларын капиталь ремонтлауга 2017 елда 50 миллион сум акча тотылды.


15
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

 15 февраль көнне, Әфганстанда 10 ел буе дәвам иткән сугыш тәмам булды.  Төгәл 29 ел элек, бу көнне  соңгы совет гаскәрләре колоннасы Әфганстаннан чыгарылды,  соңгы совет солдаты чик буе елгасы булган Амударья елгасы аша салынган күпердән атлап чыкты.


14
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Бу шимбәдә – 17нче февраль көнне ма- мадышлыларны икеләтә бәйрәм көтә. Иртәнге 7 сәгатьтә ярминкә башлана. Аңа Усали икътисадый зонасы авыл җирлекләре килә. 

Республика территориясендә төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк.

Халыкның дәүләт структуралары вәкилләренә, шул исәптән “Энергосбыт“ка ышанычы бик зур. Шуңа күрә, ышанучан гражданнар аларга елмаеп ишекләрен ачалар һәм өйләренә кертәләр. Бары тик санаулыларның гына счетчикларга һәм электр чыбыкларына планлы тикшерү үткәрергә килүчеләрнең мошенниклар, хәтта талаучылар булырга мөмкин икәне турындагы уй башларына кереп карый. Ялган электрчыларның хәйләсенә Мамадыш пенсионерлары да эләкте.

Районыбызның лаеклы ялдагы ветераннары һаман ару-талу белми тынгысыз тормыш белән яшиләр. 9нчы февральдә компьютер грамоталылыгы нигезләре курсын тәмамлаган бер төркем пенсионерларга сертификатлар тапшырылды. 

12 февраль көнне гомере буе татар батырларын барлаган эзтабар язучы, прозаик, шагыйрь, журналист, халыкара премияләр лауреаты Шаһинур Мостафинга 70 яшь тула. 17 февральдә район мәдәният йортында 13:00 сәгатьтә аның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә булачак. “

Районда үзарасалым акчаларын җыю бара. Шушы уңайдан без шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе РӘШИТ ГАРИПОВка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International