24 гыйнварда 13.30 сәгатьтә " Торак-коммуналь киңәшләр" программасы туры эфирда булачак, аның махсус кунагы Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең килешүләрне дәүләт теркәве һәм физик затларның хокукларын күчү бүлеге башлыгы Галина Гончарова булачак.
Агымдагы елның 1 мартына кадәр "Социаль эшкуар" конкурсына гаризалар кабул ителә. Катнашу өчен бәйгенең konkurs@nb-fund.ru сайтында теркәлергә һәм шәхси кабинетта заявка булдырырга кирәк.
"SunnyФЕСТ" креатив чаналар фестивале узачак урында - шәһәребезнең Совет урамында, Фотосессия өчен берничә мәйданчык барлыкка киләчәк.
Сөтне кабул итү бәясе күтәрелә, әмма былтыргы дәрәҗәне куып җитә алмый әле. 2017нче елның декабрендә шәхси хуҗалыклардан җыелган сөтнең килограммына уртача 20 сум 70 тиен түләнгән булган, 2018нең декабрендә 19 сум 11 тиен хисаплаганнар. Август аенда ул 14 сум 75 тиен генә булган иде.
Сүзем, пар аккошлар кебек бер-берсен санлап, хөрмәт итеп 61 ел бергә тигезлектә яшәгән, авылның горурлыгы, яшь буын өчен үрнәк булган Галиевлар турында бара.
Шәһәрдәге оешма-предприятиеләр, бюджет учреждениеләре арасындагы “Йолдызлар яңгыры 2018-2019” фестиваль-конкурсы кызганнан-кыза бара. Кайсы гына чыгышны карасаң да, мәртәбәле жюри әгъзаларына бу сезонда нинди авырлык иңгәнен ныграк аңлый башлыйсың. Район мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясаучылар арасында берсен утка, берсен суга салырлык коллективлар булмады әле, дип зур җаваплылык белән әйтергә була.
Һәммәбезгә дә мәгълүм “Джентльмен уңышлары“ нәфис фильмындагы данлыклы “Эй, гражданина, ты сюда не ходи, туда ходи. А то снег башка попадет, совсем мертвый будешь!“ – дигән фразаны тагын искә төшерер чак җитте. Бу юлысы көлеп түгел. Мәсьәлә бик җитди: түбәләрдән төшкән боз сөңгесе, ишелгән кар астында калсаң, исән калуың икеле!
“Газ казаннарын шырпы белән кабыза торган заманнар узды инде. Хәзер бездә бөтенесе дә автоматлаштырылган”, – ди “Мамадыш җылылык челтәрләре” акционерлык җәмгыяте баш инженеры Радик Зайцев.
Районыбыз укучылары 2018-19нчы уку елында да төрле фән олимпиадаларында уңышлы катнашалар.