“Түбәгә якын барма, башыңа бәла алма!“

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

Шәһәребездә кыш тулысынча тантана итә: Кыш бабай урамнарны кар белән тутырды, биналарга “бүрекләр кигерде“, “яулыклар чөйдерде“ һәм моның белән куркыныч та тудырды... Бер елны Пензадагы “ТЭЦ-1“ белән бәйле гадәттән тыш хәл (кар аның түбәсен җимереп төшергән һәм шәһәр җылысыз калган) һәр җирдә кабатланырга мөмкин. Аны булдырмас өчен түбәләрнең кардан үзвакытында чистартылып торуы мөһим. Сакланганны саклармын, ди бит Ходай да. Мамадыш муниципаль районы административ комиссиясе шул уңайдан предприятие, оешма - учреждениеләре, идарәче компания, торак милекчеләре ширкәтләре җитәкчеләре адресына махсус хатлар таратты. Аларны куркынычсызлык кагыйдәләре таләпләренә җавап бирерлек халәткә китерү, чистарту урыннарына билгеләр, җәяүлеләр хәрәкәтен тыя торган махсус киртәләр урнаштыру – көн кадагындагы иң мөһим эшләрнең берсе. Түбәләрдәге карның калынАвылларда җыеннар – авыл җирлекләре Советларының киңәйтелгән утырышлары башланды. Аларда халыктан төрле сораулар һәм үтенечләр дә яңгырый. Аларга район газетасы аша да җаваплар биреләчәк. Бер җыенда: “Кайчан тавык чебиләре сата башлаячаклар?” – дигән сорау бирелгән. Аңа җавапны район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Котдүсовтан алдык. Узган ел җәй уртасында кош гриппы килеп чыгып, чебиләр сату тукталган иде. –Кош гриппын Татарстанга Чувашстаннан сатып алу-сату белән шөгыльләнүчеләр (перекупчики) алып керде. Шуңа күрә июль-август айларында бөтен республика буенча карантин урнаштырылган иде. Тавык чебешләрен ышанычлы һәм үзебезнең эшмәкәрләрдән – Роза Тарасова белән Резеда Дәүләтшинадан гына сатып алырга киңәш итәбез. Роза Тарасова кошчылык белән Ылыя (Уткино), Резеда – Түбән Ушма авылында шөгыльләнә. Роза чебиләрне апрельнең 27ләреннән сата башлаячак. Авыл җирлекләре башлыкларына берничә кеше берьюлы гариза биреп, күпләп кайтартуны да оештырырга мөмкин. Ул чебиләр сатып алганга субсидия кайтару өчен кирәкле документларны да бирә. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быел да, 50 баштан 100гә кадәр чеби сатып алганда, һәр башка 30ар сум субсидия түлиячәк. Резеда Дәүләтшина 1нче майдан сата башларга вәгъдә итә. Ул да субсидия өчен кирәкле документларны бирә. Киләсе елгы хәл кабатланмасын өчен, тавык чебешләрен сатып алганда сак булыгыз. Без, үзебез тарафыннан, һәр ун көн саен тикшерүләр үткәреп, анализларны Казандагы лабораториягә җибәрәчәкбез”, – диде ул. лыгы 30 сантиметрдан артмаска тиеш. Административ комиссия шулай ук Мамадыш муниципаль районы территориясендә шәһәрне һәм авылларны төзекләндерү кагыйдәсен бозмаска чакыра. Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар Кодексының 3.6нчы маддәсе санкциясе кысаларында җаваплылык каралган. Аның нигезендә грунт, калдыклар, кар, бозны махсус билгеләнгән урыннарга гына түгү шарт; аларны машина юлына чыгару катгый тыела; агачлар, һавадагы электр, элемтә үткәргечләренә зыян салырга ярамый. Түбәләр кар һәм боздан үзвакытында чистартылып торырга тиеш. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга – 2 мең - 3 мең 500 сум, вәкаләтле затларга – 15-30 мең сум, юридик затларга 200 – 500 мең сум күләмендә штрафлар каралган. Шул ук гамәлләр (гамәл кылмау) кабатланса, штрафлар күләме ике мәртәбә арта. Шушыларга бәйле рәвештә, административ комиссия халыкны, коммуналь хезмәтләрне, бина хуҗаларын даими рәвештә йорт түбәләрен кар-боздан арындырып торырга һәм территориядән махсус урыннарга илтеп түгәргә чакыра. Хәтәр тудыручы урыннарга Карл Маркс урамында да кызыл тасмалар бәйләгәннәр икән. Ияләнелгән тротуар буенча турыга гына барасы килә шул. Алдымдагы кыз иелә-бөгелә тасма астыннан үтеп китте. Түбәгә күтәрелеп карадым да, кар көртләрен ерып булса да, куркыныч урынны уратуны хуп күрдем. Башым ике түгел лә... Бәхеткә, әлегә бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән. Сак булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International